ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2013 ел
җомга

Кичә ТР сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов Лениногорск муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмаларына эш визиты белән килеп китте. Аны Лениногорск муниципаль районының башлыгы Р.Г. Хөсәенов, «Татнефть» ААҖ, «Лениногорскнефть» НГЧИ башлыгы Р.С. Нурмөхәмәтов, «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДССОның баш табибы Н.Х. Нигъмәтуллин озатып бардылар.


15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада капиталь ремонттан соң перинаталь үзәкнең корпусы ачылды. Яңартылган корпусның тантаналы ачылувында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Каманың Мэры Айдар Метшин, Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, перинаталь үзәкнең баш табибы Рөстәм Галеев катнаштылар.


12
август, 2013 ел
дүшәмбе

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач,  ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Равил Хәйруллин Универсиада-2013 катнашучылары – 35 медицина берләшмәсе вәкилләре белән очрашкан. Тантаналы шартта ул безнең батыр медикларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Студентлар спортының халыкара федерациясе сертификатларын тапшырган.


9
август, 2013 ел
җомга

2013 елның 7 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Актаныш районының Татар Суксуының табиб амбулаториясына килгән. Аны ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры М.Г. Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасарының вазифасын башкаручы – ТР мәгариф  һәм фән министры Э.Н. Фәттахов, ТР Актаныш муниципаль районының башлагының вазифасын башкаручы Камаев Ф.М., «Актаныш ҮРХ» ДАССОның баш табибы А.Р. Хаев озатып барганнар.


7
август, 2013 ел
чәршәмбе

Республика суд-медицина экспертизасы бюросында (РСМЭБ) тикшерүне уздыру мәгълүматенә карата Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәгене белдерә.

Татарстан Республикасында 2012 елдан ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне модернизацияләү үткәрелә. 29.10.2012 елдагы 1944-р номерлы Министрлар кабинетының боерыгын реальләштерү чикләрендә 2013 елда 75 модульле фельдшер-акушер пунктларының (ФАП) төзелеше планнаштырылган. Бүгенге көнгә 40 районда 56 модульле ФАП корылган, тагын 6 ФАП монтажы алып барыла. 56 ФАП ачылган һәм эшли: халык кабул ителә, медицина процедуралары үтәлеп барыла.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач,  ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.


5
август, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 29 июленнән 2 августына кадәр Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентлар донорлары саны 1405 кеше булган, шул санда беренчел – 405 кеше, кабатлап барган – 955 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1591 литр булган, шул санда түләүсез нигезендә – 1591 литр.


31
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында республика селектор киңәшмәсе видеоконференция тәртибендә узды, аның темасы: «2014 елга гражданнарның аерым категорияләрен социаль хезмәтләре җыелмасы белән тәэмин итү буенча чаралар оештыру һәм уздыру. Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программаларын реальләштерү, 2013 елның 2нче квартал нәтиҗәләре буенча, финанс ягыннан чыгымлы булган 7 төрле авырулар буенча».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International