Яр Чаллыда балалар хастаханәсен яңарту чикләрендә рентгенодиагностик күчмә аппарат АХРП- “Амико” килгән. Аның эш исеме С-дуга.
2013 елның 27 июлендә Спасс муниципаль районның Урта Йорткүл с. яңа модуль фельдшер-акушер пункты тантаналы ачылды.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлы, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
Видеоконференция тәртибендә уздырылган киңәшмәдә ТР буенча сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Л.Н. Шәйхутдинова, ТР буенча кулланучы хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе территорияны санитария саклау бүлегенең башлыгы Л.З. Борисова, сәламәтлек саклау министрлыкның белгечләре катнашты.
Шимбә көнне 13 июльдә 10 сәг. 45 мин. «Россия 1 Татарстан» каналында «Сәламәт булыгыз!» дигән программаны карагыз. Программаның төп темасы кояш сугуын профилактикалау һәм аномаль эсселектә үз-үзеңне тотыш тәртибенә багышлана. Медицина карашыннан һәм безнең сәламәтлеккә файда ягыннан бөтенесе изге Рамазан ае турында. Программаның махсус сюжетында табиблар һәм дин хезмәтчеләреннән аңлатмалар.
Бүген «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның диварларында Яр Чаллы шәһәрендәге «Республика кан салу үзәге» ДАССО белән бергә «Донор көне» узды. Бу чараны шәһәрнең һәм аңарга тоташкан районнарның медицина оешмаларын кан һәм аның компонентлары белән тәэмин итү максаты белән оештырдылар. Яр Чаллының бөтен медицина оешмаларының эшчеләре чакырылды.
FISU халыкара медицина комитетының делегациясе Универсиада Авылының Медицина Үзәгенә килде.