10 июльдә медицина ярдәме өчен 880 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында 246 чит ил гражданнары. Медицина ярдәмен 177 спортчыга күрсәтелгән, алар арасында 168 чит ил гражданнары.
9 июльдә медицина ярдәме өчен 757 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында 278 чит ил гражданнары. Медицина ярдәмен 196 спортсменга күрсәтелгән, алар арасында 177 чит ил гражданнары.
Казанда 2013 елның XXVII Бөтен дөнья җәйге универсиаданы хәзерләу һәм уздыру чикләрендә, Үзәк Азия һәм Көнчыгыш Европа регионнарында беренче тапкыр, универсиадада катнашучылар һәм волонтерлар арасында ВИЧ һәм бүтән йогышларны профилактикалау кампаниясе уза.
10 июль, Казан, Россия – универсиадада катнашучылар һәм волонтерлар арасында ВИЧ һәм бүтән йогышларны профилактикасына багышлаган «Кызыл тасма белән бер көн» 10 июльдә Казанда узачак. Көннең программасына 2013 елның Универсиданың спорт объектларындагы волонтерлар өчен информация сессияләре кертелгән. Сессияләрдә 8000 кеше катнашачак.
8 июльдә медицина ярдәме өчен 779 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында 289 чит ил гражданнары. Медицина ярдәмен 222 спортсменга күрсәтелгән, алар арасында 209 чит ил гражданнары.
Бүген «Кама медицина үзәге» ДАССОның Перинаталь үзәгендәге клиник-диагностик сырхауханәсендә «Бүләклә миңа гөмер!» дигән акция старт ала. Монда 8нче июльдән 15нче июльгә кадәр ачык ишек көннәре узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясендә Канаданың Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Джон Слоан белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында булды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнаштылар.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов Казанның 6нчы номерлы сырхауханәсенә барган. Сырхауханә капиталь ремонт тәмамлану сәбәпле, элегрәк студентлар сырхауханәсе булган Себер тракты ур., 14нче йорт бинасына күчкән.
Киңәшмә «Балалар республика клиник хастаханәсе» (БРКХ) ДАССО җирлегендә узды. Киңәшмә эшендә балачак һәм бала тудыруга ярдәм итүе буенча баш табиб урынбасарлары, районара үзәкләр вәкилләре, ТР бөтен районнар һәм шәһәрләренең район педиатрлары, Казанның акушер-гинекологлары, педиатр-табиблары катнашты. Кереш сүз белән Е.Г. Игнашина – ТР ССМ Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлегенең башлыгы чыгыш ясады.
Dr. Lawrence Rink – кардиология буенча профессор («Премиум Здоровье» клиникасы, Блюмингтон шәһәре, Индиана штаты, АКШ) Универсиада сырхауханәсенә эш визиты белән килгән. А.З.Фәррәхов һәм FISU медицина комитеты рәисе уеннарның хәзерләу һәм уздыру вакытында Универсиаданың медицина тәэминәтен оештыру белән танышканнар. Билгеләргә кирәк, сырхауханәдә Универсиадада катнашучыларга, FISU гәилә әкьзаларына, шулай ук Универсиада Авылына керергә рөхсәт бирелгән волонтерларга һәм персоналга медицина ярдәме күрсәтеләчәк.