Dr. Lawrence Rink – кардиология буенча профессор («Премиум Здоровье» клиникасы, Блюмингтон шәһәре, Индиана штаты, АКШ) Универсиада сырхауханәсенә эш визиты белән килгән. А.З.Фәррәхов һәм FISU медицина комитеты рәисе уеннарның хәзерләу һәм уздыру вакытында Универсиаданың медицина тәэминәтен оештыру белән танышканнар. Билгеләргә кирәк, сырхауханәдә Универсиадада катнашучыларга, FISU гәилә әкьзаларына, шулай ук Универсиада Авылына керергә рөхсәт бирелгән волонтерларга һәм персоналга медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Бу аритмология өлкәсендә әйдәүче чарада бөтен дөньядан килгән белгечләр йөрәк ритмы һәм йөрәкнең үткәрүчәнлеге бозылу белән авыручы пациентларны профилактикалауда, диагностикада һәм дәвалауда иң яңа казанышларын күрсәтәләр, яңа Европа рекомендацияләре кабул ителә, шулай ук кардиология һәм аритмология өлкәсендә соңгы клиник фәнни эзләнүләр тәкъдим ителә.
Энтеровируслы йогышлар – җиңел бизгәктән башлап авыр менингитка кадәр күп төрле клиник беленүләр белән характерланучы энтеровирус тарафыннан барлыкка китерелгән каты авырулар төркеме.
«Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарышын «Россия 1 Татарстан» телеканалында шимбә көнне 29 июньдә 10 сәгать 25 минутта карагыз
Түбән Кама шәһәрендә «Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханә» ДАССОның актлар залында онкологик авыруларны иртә ачыклау өлешендә өлкән халыкның билгеле төркемнәренең диспансеризациясе буенча район эш киңәшмәсе булды. Анда «ТР ССМ Республика клиник онкологик диспансеры» ДАССО белгечләре, сырхауханә мөдирләре, онкологик авыруларны иртә ачыклау буенча эш оештыру өчен җаваплы табиблар, клиник лаборатория диагностикасы бүлекчәләре мөдирләре һәм башкалар катнаштылар.
18 июньдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Универсиада Авылының Халыкара информация үзәгендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү була. Бу елда конкурс 6нчы мәртәбә уздырыла. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләүнең һәр тәртибе гәдәттән тыш дулкынландыра, чын-чынлап күңелгә тия торган вакыйга булып истә кала. Бу ел да чыгарма булып калмый.
14 июньдә 1нче номерлы Республика клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностик бүлегендәге конференц-залында Беларусь Республикасы белгечләре катнашында аз инвазив лазерлы хирургия технологияләре буенча фәнни-практик конференция һәм мастер-класс булачак.
Конференция Казан дәүләт медицина университетының Неврология һәм реабилитация кафедрасы тарафыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы планына туры китереп уздырыла. Ул, Татарстан Республикасы Неврологлар фәнни-медицина җәмгыяте химаясендә булып, чит ил һәм Россия әйдәүче галим-неврологлары катнашуы белән уза. Без Сезне форум эшендә катнашырга чакырабыз.
2013 елның 31 маенда йөклелек тәмамлану һәм сәламәт бала туу уңышының максималь гарантияләрен тәэмин итә торган республикада уникаль булган медицина җиһазларын тапшыруның тантаналы йоласы булачак.