ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Клод-Луи Галльен хатыны белән Универсиада Авылына килде. Ул Халыкара мәгълүмат үзәген (ХМҮ) карады һәм фитнес-залына кереп чыкты. Халыкара студентлар спорт федерациясе башлыгы Универсиада Авылы территориясендә урнашкан «Heart House»га  ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатуында барган. Анда ул үзенең йөрәк хәлен тикшергән. Смотр кабинетыннан чыккач Галльен әфәнде: «Йөрәк тәртиптә! Бөтенесе дә әйбәт!» – дип әйткән. FISU президенты тикшерү белән кәнәгать булып калды, ә «Heart House»ны үзен файдалы һәм кызыклы яңалык дип атады. Атаклы пациент Үзәк хезмәтчеләренә рәхмәтен белдерде.

9
июль, 2013 ел
сишәмбе

Казанда 2013 елның  XXVII Бөтен дөнья җәйге универсиаданы хәзерләу һәм уздыру чикләрендә, Үзәк Азия һәм Көнчыгыш Европа регионнарында беренче тапкыр,  универсиадада катнашучылар һәм волонтерлар арасында ВИЧ һәм бүтән йогышларны профилактикалау кампаниясе уза.

10 июль, Казан, Россия – универсиадада катнашучылар һәм волонтерлар арасында ВИЧ һәм бүтән йогышларны профилактикасына багышлаган «Кызыл тасма белән бер көн» 10 июльдә Казанда узачак. Көннең программасына 2013 елның Универсиданың спорт объектларындагы волонтерлар өчен информация сессияләре кертелгән. Сессияләрдә 8000 кеше катнашачак.

8 июльдә медицина ярдәме өчен 779 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында  289 чит ил гражданнары. Медицина ярдәмен 222 спортсменга күрсәтелгән, алар арасында 209 чит ил гражданнары.


8
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген «Кама медицина үзәге» ДАССОның Перинаталь үзәгендәге клиник-диагностик сырхауханәсендә «Бүләклә миңа гөмер!» дигән акция старт ала. Монда 8нче июльдән 15нче июльгә кадәр ачык ишек көннәре узачак.


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясендә Канаданың Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Джон Слоан белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында булды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнаштылар.

 


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов Казанның 6нчы номерлы сырхауханәсенә барган. Сырхауханә  капиталь ремонт тәмамлану сәбәпле, элегрәк студентлар сырхауханәсе булган Себер тракты ур., 14нче йорт бинасына күчкән.


2
июль, 2013 ел
сишәмбе

Киңәшмә «Балалар республика клиник хастаханәсе» (БРКХ) ДАССО җирлегендә узды. Киңәшмә эшендә балачак һәм бала тудыруга ярдәм итүе  буенча баш табиб урынбасарлары, районара үзәкләр вәкилләре, ТР бөтен районнар һәм шәһәрләренең район педиатрлары, Казанның акушер-гинекологлары, педиатр-табиблары катнашты. Кереш сүз белән Е.Г. Игнашина – ТР ССМ Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлегенең башлыгы чыгыш ясады.


1
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Dr. Lawrence Rink – кардиология буенча профессор («Премиум Здоровье» клиникасы, Блюмингтон шәһәре, Индиана штаты,  АКШ) Универсиада сырхауханәсенә эш визиты белән килгән. А.З.Фәррәхов һәм FISU медицина комитеты рәисе уеннарның хәзерләу һәм уздыру вакытында Универсиаданың медицина тәэминәтен оештыру белән танышканнар. Билгеләргә кирәк, сырхауханәдә Универсиадада катнашучыларга, FISU гәилә әкьзаларына, шулай ук Универсиада Авылына керергә рөхсәт бирелгән волонтерларга һәм персоналга медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Бу аритмология өлкәсендә әйдәүче чарада бөтен дөньядан килгән белгечләр йөрәк ритмы һәм йөрәкнең үткәрүчәнлеге бозылу белән авыручы пациентларны  профилактикалауда, диагностикада һәм дәвалауда иң яңа казанышларын күрсәтәләр, яңа Европа рекомендацияләре кабул ителә, шулай ук кардиология һәм аритмология өлкәсендә соңгы клиник фәнни эзләнүләр тәкъдим ителә.


28
июнь, 2013 ел
җомга

Энтеровируслы йогышлар – җиңел бизгәктән башлап авыр менингитка кадәр күп төрле клиник беленүләр белән характерланучы энтеровирус тарафыннан барлыкка китерелгән каты авырулар төркеме.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International