«Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарышын «Россия 1 Татарстан» телеканалында шимбә көнне 29 июньдә 10 сәгать 25 минутта карагыз
Түбән Кама шәһәрендә «Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханә» ДАССОның актлар залында онкологик авыруларны иртә ачыклау өлешендә өлкән халыкның билгеле төркемнәренең диспансеризациясе буенча район эш киңәшмәсе булды. Анда «ТР ССМ Республика клиник онкологик диспансеры» ДАССО белгечләре, сырхауханә мөдирләре, онкологик авыруларны иртә ачыклау буенча эш оештыру өчен җаваплы табиблар, клиник лаборатория диагностикасы бүлекчәләре мөдирләре һәм башкалар катнаштылар.
18 июньдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Универсиада Авылының Халыкара информация үзәгендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү була. Бу елда конкурс 6нчы мәртәбә уздырыла. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләүнең һәр тәртибе гәдәттән тыш дулкынландыра, чын-чынлап күңелгә тия торган вакыйга булып истә кала. Бу ел да чыгарма булып калмый.
14 июньдә 1нче номерлы Республика клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностик бүлегендәге конференц-залында Беларусь Республикасы белгечләре катнашында аз инвазив лазерлы хирургия технологияләре буенча фәнни-практик конференция һәм мастер-класс булачак.
Конференция Казан дәүләт медицина университетының Неврология һәм реабилитация кафедрасы тарафыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы планына туры китереп уздырыла. Ул, Татарстан Республикасы Неврологлар фәнни-медицина җәмгыяте химаясендә булып, чит ил һәм Россия әйдәүче галим-неврологлары катнашуы белән уза. Без Сезне форум эшендә катнашырга чакырабыз.
2013 елның 31 маенда йөклелек тәмамлану һәм сәламәт бала туу уңышының максималь гарантияләрен тәэмин итә торган республикада уникаль булган медицина җиһазларын тапшыруның тантаналы йоласы булачак.
Хәзерге вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәмәкәне «масса-күләм үтерү коралы» дип саный.
Экспертларның төрле билгеләре буенча, халык сәламәтлегенә шактый зур зыян китереп, Россия Федерациясендә тәмәке куллану һәм аның белән бәйләнгән авыруларның киң таралу масштаблары зураю дәвам итә.
Тәмәке тарту тартучыга гына түгел, ә тирә-яктагы кешеләргә дә зыян китерә, алар ихтыярдан тыш янган матдәләрне кулланучылар булалар. Россия Федерациясе халкының 80% тирәсе һәр көн пассив тәмәке тартуга дучар ителә. Һәр ел тәмәке тарту Россиядә 400 меңнән күбрәк кешене үтерә.
Әлмәт шәһәре һәм «Татнефть» ААҖ Медсанчастендә 2013 елда «Татнефть» компаниясенең акчасына алынган яңа медицина җиһазларының презентациясе узды.Танталы чарада «Татнефть» ААҖ кадрлар һәм иҗтимагый үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мухамадеев, Әлмәт муниципаль оешмасы башлыгы Мәҗит Салихов, Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре, страховкалау оешмалары җитәкчеләре, ММЧ (СМИ) катнаштылар.
СПИДтан вафат булган кешеләр хәтере Дөньякүләм Көненә туры китерелгән чаралар чикләрендә, «ТР ССМ Профилактикалау һәм СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү буенча республика үзәге” ДАССО “Елга порты – микрорайон Азино” маршруты буенча бара торган 21-нче номерлы троллейбуска ВИЧ-инфекциясен профилактикалау буенча информацион белешмәләр урнаштырган.