2013 елның 1нче мартында 10.00 сәгатьтә «Милли культура үзәге - Казан» Муниципальмәдәният оешмасы (Казан шәһәре, Пушкин ур., 86) республика киңәшмәсе булачак «Татарстан Республикасы фармацевтик хезмәтеэшенең 2012 елда нәтиҗәләре һәм 2013 елгабурычлары турында». Регистрация 9 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк.Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр SMS-хәбәр җибәрәләр. Авыру яки зарар күрүчегә ашыгыч ярдәм бригадалары тиз юнәлсеннәр һәм вакытында медицина ярдәмен күрсәтсеннәр өчен чакыручы чакыруны алучы «03» фельдшерының (диспетчерының) барлык сорауларына да аермачык һәм төгәл итеп дип җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, чакыру урынын һәм адресын (шәһәр районын, урамны, фатир номерын, йортның катын, код һәм подъезд номерын), ориентирларны, авыру яки зарар күрүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Әгәр фельдшер, билгеләнгән сорауларга тулы җаваплар алып, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыны алдык» дип җавап бирә, чакыруны кабул итү вакытын атый һәм адресны кабатлый икән, чакыру алынган дип санала.
2013 елның16нчы гыйнварында Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыгы ана һәм бала үлеме сораулары буенча регион вәкилләребелән видеоконференция режимында өченче селектор киңәшмә үткәрде.
Дәрвишләр бистәсендәге яңа фельдшер-акушер пунктларында анда яшәүчеләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да булдырылган. Моның шулай икәнлегенә бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Дәрвишләр» станциясендәге яңа ФАПныкарап чыккан вакытта инанды. Аки һәм Зур Дәрвишләр бистәләрендә тагын 2 ФАП инде эшли.
2012 елның13нче декабреннән14нче декабренә кадәр ААҖ «Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә «Корсак аортасы аневризмнарынхирургия дәвалавында заманча ысуллар» мастер-классы (workshop) үтте. Мастер-класс барышында ИБС РКНПК Росмедтехнологияләр (Мәскәү шәһәре) хирургия дәвалавы бүлегенеңәйдәүче белгече Т.Э. Имаев җитәкчелеге астында ААҖ «Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте кардио- һәм рентгенохирурглары тарафыннан корсак бүлегеаортасын эндоваскуляр протезлау буенча 2 операция ясалды.