ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген форумга ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде.

Зәй РҮХнең тагын өч ФАПында ремонт эшләре төгәлләнде. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча башкарылды.

Казанның IT-паркында «Медицинада куркынычсызлык: технологияләр һәм чишелешләр» фәнни-гамәли конференциясе уза. Ул Республика клиник хастаханәсенең 70 еллыгына багышлана.

Сугыш ветераннары өчен госпитальдә «үзәк нерв системасы авырулары һәм җәрәхәтләре булган кешеләрне өч этаплы медицина реабилитациясе» темасына республикаара семинар-киңәшмә узды.

Казанда Татарстан Республика клиник хастаханәсенең 70 еллыгына багышланган «Медицинада куркынычсызлык: технологияләр һәм чишелешләр» Россия фәнни-гамәли конференциясе башланды.

«Тормышка куркыныч янаганда беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре» темасына компьютер дизайны плакатларының Республика смотр-конкурсы тәмамланды

2023 елның 23 июненнән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Белем Бирү Оешмасы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үткәрелгән керү сынаулары нигезендә югары уку йортларына керүчеләр белән белгечлек программалары буенча максатчан укыту турында килешүләр төзи башлый.

Тестны 23.06.2023 15:00-19:00 Казан ш. Пушкин ур., 11 һәм 24.06.2023 16:00-20:00 Казан ш. Подлужная ур., 67Б «Uram Park» узарга мөмкин.


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабы утырышын уздырды.

Казанда социаль ипотека программасы буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка кешеләрне тантаналы рәвештә урнаштырдылар. Яңа төзелештә 30 фатирны медицина хезмәткәрләре алган. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International