16 майда 18:30 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университетының Актлар залында Владимир Муравьев исемендәге автор җыры фестивале узачак.
12-13 майда Казанда «Офтальмологиядә яңа технологияләр 2023» Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Хәзерге вакытта Луганск Халык Республикасында эшләүче ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары бригадасына балаларга медицина ярдәме күрсәткән өчен, шул исәптән балалар диспансеризациясен үткәргән өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
Медицина хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучы Морзин Таһир Йосыпморза улы янына барды. Быел фронтовикка 96 яшь тулды.
Республика клиник офтальмология хастаханәсендә Җиңү көненә ветеранны, сугышта катнашучыны хөрмәтләү йөзеннән үз «Хәтер дивары " оештырдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Казан медицина көллиятендә сәламәтлек саклау ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты.
Совет халкының батырлыгы, Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекләрне саклау максаты белән үтә торган акциягә Республика туберкулезга каршы клиник диспансер хезмәткәрләре кушылдылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан медицина хезмәткәрләренә һәйкәл янында чәчәкләр салуда катнашты.
Тәтеш РҮХ баш табибы Илья Савельев ветераннарны 9 Май бәйрәме белән котлады,