Аның 10 ел дәвамында ВИЧ-инфекцияле кешеләр белән аралашу һәм алар белән профилактик эш алып бару практикасы нәтиҗәсендә кеше тарихлары белән тулы бер китапка тупланган, мөгаен. Сергей Алексеевич ВИЧ диагнозы куелган Алабуга кешеләренә дә ике елга якын киңәш бирә. Андыйлар 198 кеше.
Алабуга үзәк район хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе белгече Елена Шәрифуллина «Ышаныч»(«Доверие») халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы тәрбияләнүчеләр белән очрашу уздырды.
1 декабрьдә Казан шәһәренең «Тасма» стадионында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган футбол турниры узды.
1 декабрьдә «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгының конференц-залында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды.
Республика клиник хастаханәнең 2нче травматология бүлегенең ортопед-травматологы һәм микрохирургы Валентин Филиппов Пластик хирургия буенча 11нче Милли конгресста үткәрелгән яшь галимнәр конкурсында беренче урынны алды.
Казанның 20нче Шәһәр сырхауханәсе ТР Фәннәр академиясендә булды, анда «Сыйфат дөнья стандарты: идеядән тормышка ашыруга кадәр» ике көнлек халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Конференция мәйданында шулай ук Татарстан Республикасының иң яхшы клиникаларының күргәзмә экспозициясе узды.
Түбән Кама районының Югары Уратма авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында төзелеш эшләре тәмамланды. Медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия рәсмиләштерү калды. ФАП төзелеше "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча алып барылды.
«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе» ДАССУ Татарстан Республикасының иң яхшы алты клиникасы арасына керде һәм конференциядә үз стендын тәкъдим итте.
Лениногорск районының Шөгер авылында районара гериатрия үзәгендә төзелеш эшләре тәмамланган.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында Баулы үзәк район хастаханәсенә диагностик рентген маммография һәм күчмә рентген аппараты куелды.