Мөслим РҮХдә КТ сканерын урнаштыру өчен кабинет әзерләү буенча ремонт эшләре актив алып барыла. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында киләчәк.
Түбән Кама медицина көллиятендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чара узды.
Инвалидлар декадасында Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге инвалид-ветераннар – ТР Ветераннар берлеге әгъзалары өчен профилактик лекция оештырды.
Түбән Кама сәламәтлек саклау командасы шашка буенча турнирда 2 нче урынны алды. Спорт ярышларында бөтен шәһәрдән 7 команда катнашты.
Казанда яшәүчеләр төрле мәдәни чараларда: концертларда, мастер-классларда, музейларда һәм экскурсияләрдә була алачаклар.
Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең травматология пунктының травматолог-ортопед-табибы Ислам Куйлиев файдалы киңәшләр белән бүлеште.
Алабуга үзәк район хастаханәсенең неврология бүлеге 11 ел эшли. Аны ачкан көннән биредә искиткеч белгеч, тәҗрибәле невролог-табиб Гасан Абдуллаевич Әхмәдов та эшли. Ярты еллап ул бүлекне җитәкли. Гасан Әхмәдов медицинада ул күп тә, аз да түгел, 33 ел.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында 27 кеше ВИЧ-инфекциягә аноним тест узды.
2022 елның ноябрендә Лицензияләү идарәсе тарафыннан 71 гариза кабул ителгән. Шуларның 49ы-медицина эшчәнлеге, 22се – фармацевтика эшчәнлеге буенча.
4 декабрь, якшәмбе көнне, сирәк генетик авырулары булган пациентлар белгечләрдән бушлай консультация ала алачак, логопед һәм психолог лекцияләрен тыңлый, шулай ук чакырылган табибларга үзләрен борчыган сорауларны бирә алачак.