Яр Чаллының 7нче номерлы поликлиникасына ел ахырына кадәр 60 млн сумлык яңа тернәкләндерү җиһазлары кайтачак. Җиһазлау "Сәламәтлек саклауны үстерү" дәүләт программасының "Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе" региональ проекты кысаларында башкарыла.
1 декабрь - невролог көне. "Мамадыш РҮХ" ДАССУ терапия бүлегенең табиб-неврологы Фәрхуллин Илшат Сөнгат улы авыруларны профилактикалау буенча киңәшләр бирә.
Онлайн-трансляциядә Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 70тән артык белгеч катнаша.
2022 ел башыннан учетка ВИЧ-инфекцияле 75 кеше куелган, аларның 10 сы элек билгеләнгән диагноз белән Түбән Камага РФнең башка төбәкләреннән килгән.
Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья ВИЧ/СПИДка каршы кампания кысаларында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан профилактик чаралар үткәрелә.
2023 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү тәмамланырга 5 көн калды.
Казан ДАУда республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге оештырган йогышлы булмаган һәм йогышлы авыруларны профилактикалау турында лекцияләр үткәрү дәвам итә. Бу юлы студентлар күрү органнары авыруларын профилактикалау һәм тәмәке тартуның зыяны турында белделәр.
Казан руханилар семинариясендә ТР сәламәтлек саклау учреждениеләре табиблары психик сәламәтлекне ныгыту, стрессларны һәм компьютерга бәйлелекне профилактикалау ысуллары турында лекция укыдылар.
Кукмара шәһәре мәдәният йортында «Диабетны җиңәбез» Халыкара хәйрия фонды вәкилләре һәм Республика клиник хастаханәсе белгечләре катнашында Республика клиник хастаханәсе РКХ баш табибы урынбасары Гаврилов И. А. катнашында чара узды.
Лениногорск медицина-санитар частенең поликлиникасында хәзерге вакытта төзелеш эшләре тәмамланган. Капиталь ремонт "Сәламәтлек саклау" милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча үткәрелә.