Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә яңа буын Nuve NC 570D стерилизаторы килде, аның бәясе 8 млн.сумнан артык. Заманча зарарсызландыру җиһазы урнаштырылган һәм файдалануга тапшырылган.
Бүген Менделеевск үзәк район хастаханәсенә компьютер томографы китерелде. Рентген КТ -диагностикалауның заманча һәм төгәл ысулы. Җиһазлар "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы буенча килде.
Фельдшер Раушания Сафиуллина сентябрьдән Югары Ослан районының Октябрь поселогында фельдшер-акушерлык пункты белән җитәкчелек итә. ФАП көз башында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча ачылды.
Ашыгыч медицина үзәгенең алтынчы катын Түбән Кама РҮХнең хатын-кызлар бүлеге били. Хәзер хатын-кызлар өчен һәм хатын-кызлар территориясе уңайлы. Ашыгыч медицина үзәгенең һәр катын бизәү Россиянең билгеле бер федераль округына багышлана.
Акция Түбән Кама сәүдә үзәгендә узды һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган иде. Иҗтимагый сәламәтлек үзәге белгечләре ВИЧ күчү юллары, профилактика һәм вирустан саклау ысуллары турында сөйләде.
Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылырга әзерләнә. Аны төзү «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынны модернизацияләү федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды.
1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне (World AIDS Day) билгеләп үтелә.
Ел саен ВИЧ–тест үтү - сәламәтлек өчен тыныч булу. ВИЧка тестны теләсә кайсы сырхауханәдә яки район үзәк хастаханәсендә, шулай ук СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәкләрендә аноним һәм тулысынча бушлай үтәргә мөмкин.
Республиканың иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә азан КДМУ һәм КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары арасында"Айнык булу модада!" темасына иң яхшы лекция материалына смотр-конкуркурсның йомгаклау туры узды.
Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева НТР-24 журналистларына гриппка каршы вакцинацияне ни өчен ясарга кирәклеге турында сөйләде.