ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне (World AIDS Day) билгеләп үтелә.

Ел саен ВИЧ–тест үтү - сәламәтлек өчен  тыныч булу. ВИЧка тестны теләсә кайсы сырхауханәдә яки район үзәк хастаханәсендә, шулай ук СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәкләрендә аноним һәм тулысынча бушлай үтәргә мөмкин.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Республиканың иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә азан КДМУ һәм КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары арасында"Айнык булу модада!" темасына иң яхшы лекция материалына смотр-конкуркурсның йомгаклау туры узды.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева НТР-24 журналистларына гриппка каршы вакцинацияне ни өчен ясарга кирәклеге турында сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру темасына брифинг узды.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең рентгенохирурглары аз инвазив югары технологияле операцияне уңышлы кулланалар.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан Әлмәт шәһәренең Баулы районындагы СПИД үзәге филиалы белгечләре Баулы шәһәр администрациясе, Баулы район эксплуатация-газ хезмәте хезмәткәрләре, 7 нче мәктәп базасында район педагоглары һәм аграр көллият студентлары өчен эш урыннарында лекцияләр һәм консультатив әңгәмәләр оештырдылар.

Һәрбер чара вакытында аноним бушлай ВИЧ-экспресс тест мобиль пункты эшләде. Бу көнне барлыгы 90 тан артык кеше тикшерелде.

Кукмара РҮХ сырхауханәсендә РКТ (рентген компьютер томографы) монтажлау бара. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы кысаларында сатып алынды һәм урнаштырыла.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Әниләр көнендә Мәскәүдә «Ана йөрәге – Россия йөрәге» конференциясе кысаларында узган бүләкләү тантанасында нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек өчен РФ Президентының Рәхмәт хатын һәм «Ана йөрәге – Россия йөрәге» юбилей медален ТРда «Россия аналары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисенә, Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең спорт медицинасы буенча баш табиб урынбасары Римма Садыйковага тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International