Кукмара РҮХ поликлиникасында РКТ (рентген компьютер томографы) кабинеты әзер. Тиздән җиһазлар китерелер дип көтелә. Аппарат «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында алына.
Медицина учреждениесенә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына кертелгән «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль программасы буенча сатып алынган рентген компьютер томографы кайтарылачак.
Теләче районы халкы "Кан биреп – кеше гомерен саклап каласың!" акциясендә катнашты. Районда Донор көне оештырылды. Канны 68 кеше тапшырды, кан банкы 32 литр донор канына тулыланды.
Түбән Кама район хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин, шәһәрнең баш эпидемиологы Елена Пискарева һәм баш табибның медицина өлеше буенча урынбасары Рөстәм Сәйфуллин бер үк вакытта covid-19 һәм грипптан прививка ясадылар.
Кукмара үзәк район хастаханәсендә Иске маммограф урынына яңа мамфрлы маммограф урнаштырылган. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль программасы буенча сатып алынган.
2022 елның августында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе лицензия алырга теләүчеләргә һәм лицензиатларга карата 110 планнан тыш бәя бирде, алар арасында 82се кече һәм урта бизнес субъектларына карата лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза биргән.
4 сентябрьдә Баулы үзәк район хастаханәсенең элеккеге хезмәткәре, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Симонова Анна Ивановна үзенең 100 еллык юбилеен каршылады.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Kazan Digital Week – 2022» халыкара форумы кысаларында «Татарстан Республикасының радиология дата-үзәге. Цифрлы радиология ресурслары белән идарә итүче компания» темасына вебинар оештыра.
Яр Чаллы шәһәре Сугыш ветераннары госпиталендә гомуми практика табибы Айсылу Туктарова һәм дәвалау физкультурасы буенча инструктор-методист Ризид Кадыйровның лаеклы ялына озаттылар.
Безнең республика урманнарында иң куркыныч агулы гөмбә томсык гөмбә булып санала. Бу гөмбәнең мәкере - аны ашарга яраклы төрләр белән бутау җиңел, мәсәлән, шампиньон дип ялгышу.