Түбән Кама РҮХнең баш табибы Марс Мостафин хастаханәнең структурасы, эш күләмнәре турында җентекләп сөйләде һәм Түбән Кама хастаханәсе - медицинада уникаль эш тәҗрибәсен алу һәм үз эшенең профессионалы булу өчен менә дигән мәйданчык, дип ассызыклады.
Стационарлар һәм бала тудыру йортлары атнаның һәр көнендә тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Учреждениеләргә, авыруның профиленә карап, территориаль принцип буенча пациентларны госпитализацияләүне гамәлгә ашыру йөкләнде.
Поликлиникалар 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр бәйрәм графигы буенча 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр; 2021 елның 4 маеннан 7 маена кадәр – шимбә графигы буенча 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Чистай РҮХнең бала тудыру йортында өзлексез медицина белеме бирү кысаларында «акушерлыкта һәм гинекологиядә клиник беркетмәләр» темасына лекцияләр циклы узды.
Вильсон Госманович Шәрифуллин медицинада 53 ел. 32 ел ул ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә табиб вазыйфасында эшли.
Чистай РҮХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган "Георгий тасмасы" патриотик акциясендә катнашты.
Табиблар бригадасы (уролог, ЛОР, гинеколог, эндокринолог, ортопед, табиб-УЗИ, педиатр һәм офтальмолог) Лаеш балалар йортында 30дан артык баланы карады һәм консультация бирде. Риск факторлары ачыкланган балалар Республика балалар клиник хастаханәсенә тикшерүгә җибәрелде.
Яшел Үзәннең «Мирный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Королев ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан, медицина учреждениесеннән читтә беренче прививка пункты барлыкка килде, анда коронавирус инфекциясеннән вакцинация үтәргә мөмкин. Прививкалар ясау пункты көн саен 12.00 дән 18.00 гә кадәр эшли.
Кама балалар медицина үзәгенең медицина хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен алып баруга үрнәк булып тора. Спорт белән даими шөгыльләнү, актив яшәү рәвеше аларның тормышларының аерылгысыз өлеше булып тора. Болар барысы да хезмәткәрләрнең «Сәламәтлек 2021» спартакиадасында уңышлы катнашуларын раслый.
29 апрельдә, нәкъ бер ел элек, Түбән Кама РҮХ җирлегендә 2нче номерлы йогышлы авырулар бүлеге ачылды. Без аны COVID-госпиталь дип атарга күнеккән. Яңа коронавирус йогышы бөтен медицина җәмәгатьчелеге тормышын «кызыл» һәм «чиста» зоналарга да бүледе. Әгәр коронавирус йогышы белән көрәшне сугыш белән чагыштырсак, "кызыл зона" - чын фронт, ә "чиста зона" - ышанычлы тыл.
БРКХдә сәламәтлек саклау өлкәсендә эш үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Экспертлар бүгенге көндә табиб һөнәренең ни дәрәҗәдә кызыклы һәм кирәкле булуы, аның нинди кыенлыклар кичерүе һәм ни өчен шулай да күпләр шундый юлны сайлавы турында сөйләштеләр. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен медицина дөньясына клиниканың урология бүлегенең табиб-балалар хирургы Айдар Закиров озатучы булды.