Сарман Үзәк район хастаханәдә сырхауханәне капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә. Ремонт эшләре Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча гамәлгә ашырыла. Бу максатларга федераль казнадан 86,6 млн сум бүлеп бирелгән.
Поликлиниканың 573,8 кв. м мәйданлы 2 катлы кирпеч бинасы 1973 елда төзелгән. 2007 елда янәшәдә генә 1765,0 кв. м мәйданлы 2 катлы кирпеч бина төзелгән. Биналарда төзелгәннән бирле капиталь ремонт үткәрелмәгән. Иске өлешендә барлык коммуникацияләр дә тузган: вентиляция, җылыту, су белән тәэмин итү, канализация системасы, шулай ук диварлар, түшәм, идән тулысынча тузган, тәрәзә рамнары черегән. Хәзерге вакытта биналарның фасады яңартылган, биналарның тышкы һәм эчке бизәкләү эшләре башкарылган, подвалда барлык коммуникацияләр ремонтланган. Сырхауханәдә пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган, пациентлар хәрәкәтенең логистикасы үзгәргән, медицина персоналы өчен дә сыйфатлы яңа шартлар барлыкка килгән.
Көнгә 250 кеше сыйдырышлы хастаханә поликлиникасы Сарман авылын медицина хезмәте белән тәэмин итә ала - бу 7885 кеше, шулай ук 15 649 кеше яшәгән 67 авыл торак пунктының 48ен.
Президент В.Путин Юлламасын үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла торган Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча быел Татарстан Республикасында 2 участок хастаханәсен, 5 табиб амбулаториясен һәм 20 поликлиниканы капиталь ремонтлау планлаштырыла.