«Дәвалау - ул сәнгать!»

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

9 июньнән 19 июньгә кадәр "Дәвалау - ул сәнгать!" иҗади марафон - флешмоб узачак. Марафон медицина хезмәткәре көненә багышлана: балалар балалар сәнгать мәктәбенең онлайн-мастер-классларын узу барышында ясалган иҗади эшләрен яраткан табибларына һәм шәфкать туташларына бүләк итәчәкләр.

Оештыручысы - «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр институты» автоном коммерцияле булмаган оешма («ИИТО»АКБО). "Балалар сәнгать мәктәбе.онлайн: исәнме һәм иҗат ит" ("ДШИ.онлайн: здравствуй и твори") https://dshi-online.ru/zt - бу стационар яки амбулатор дәвалануны узучы 17 яшькә кадәрге балаларга һәм үсмерләргә дистанцион эстетик тәрбия бирү һәм мәдәни белем бирү проекты. Проект 2020 елда Президент грантлары фонды ярдәмен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International