Түбән Кама районының Югары Уратма авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында төзелеш эшләре тәмамланды. Медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия рәсмиләштерү калды. ФАП төзелеше "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча алып барылды .
Бүгенге көндә барлык коммуникацияләр уздырылган, барлык өстәмә җиһазлар (электрокарограф, дефибрилятор, тонометр, кольпоскоп, компьютер, монитор) китерелгән.
Беренчел медицина ярдәмен күрсәтүнең барлык заманча таләпләренә туры килә торган аерым бинада күрсәтү-күптән көтелгән вакыйга. 40 елга якын фельдшерлар почта бүлеге белән берләштерелгән пунктта кабул итәләр. Югары Уратма ФАПы тагын ике торак пунктка – Макаровка авылына һәм Володарский поселогына - гомуми 551 кешегә хезмәт күрсәтә.