Чаллы онкология диспансеры коллективы 2022 елга йомгак ясады

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Татар драма театрында Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалының йомгаклау коллегиясе узды.

Утырышта республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ногманов, республика сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов һәм шәһәрнең медицина учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Узган елда шәһәрнең онкология хезмәте эшчәнлегенә баш табиб Алмаз Хаҗиев йомгак ясады.

Авырулар структурасында төньяк-көнчыгыш төбәк буенча лидерлар: тире онкология авырулары -15,05%, юан эчәк 13,7%, сөт бизләре 11,91%.

2022 елда поликлиникада 56 меңгә якын пациент кабул ителгән. 223 телемедицина консилиумы уздырылган. Пациентларга федераль үзәкләргә консультация өчен барырга кирәк түгел.

Бер ел эчендә 10 меңнән артык тикшеренү үткәрелгән. Диспансерлаштыру һәм скрининг кысаларында 26 меңнән артык маммографик тикшеренү үткәрелгән, 159 яман шеш очрагы ачыкланган. Филиал базасында референс-үзәк эшли. Аның өстенлеге шунда ки, яман шешкә шикләнелүне ачыклаганда, пациент, беренчел челтәрне үтеп, шунда ук онкология диспансерына тикшерүгә эләгә, шуның белән диагноз кую вакыты кыскара.

Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов онкологларның эше өчен рәхмәт белдерде.

Ахырда медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International