Казанда 2013 елның 29 ноябрендә беренче тапкыр Идел Буе федераль округында Россия онкоурологлар җәмгыятенең (РОУҖ) ел саен була торган фәнни конференциясе булды.
Конференцияне сәламләү сүзе белән Республика клиник онкология диспансеры баш табибы, профессор Р.Ш. Хәсәнов һәм РОУҖ президенты, профессор, м.ф.д., РМФАнең «Н.Н. Блохин исемендәге РФОҮ» ФДБО урология бүлеге мөдире В.Б. Матвеев ачтылар.
РОУҖ фәнни-практик конференциясе –табиблар (урологлар, онкологлар һәм эргәдәш белгечләр) арасында белемнәр белән һөнәри алмашу өчен нәтиҗәле мәйданчык. Конференция хәзерге шартларда яман шешләрне профилатикалауга һәм дәвалауга багышланды. Чараның катнашучылары – онкоурологлар онкология авыруларын профилактикалау һәм дәвалау өлкәсендәге соңгы уңышларны яктырттылар. Мондый конференцияләрнең максаты – әйдәүче белгечләр эшләренең алдынгы тәҗрибәсен Россия регионнарында эшли торган онкологлар һәм башка белгечлек табиблары арасында тарату.
Чара барышында әйдәүче белгечләрнең клиник очракларны, фәнни мәсьәләләрне һәм Россиядә онкоурологиянең үсешен тикшерүләре кергән чыгышлар һәм дискуссияләр булды.
Катнашучылар һәм кунаклар арасында онкоурология өлкәсендәге белгечләр: РОУҖ президенты, профессор В.Б. Матвеев (РМФАнең Н.Н. Блохин исемендәге РФОҮ); профессор Б.Я. Алексеев (П.А. Герцен исемендәге МФТОИ); РМФАнең член-корр., П.А. Герцен исемендәге МФТОИ ФДБОның директоры, профессор А.Д. Каприн, профессор В.А. Атдуев (Түбән Новгород); РОУҖ региональ бүлегенең рәисе, профессор, ТР ССМ РКХнең бөерләрне күчереп утырту бүлеге мөдире Р.Х. Галеев; ТР ССМ РКОД онкоурология бүлеге мөдире Э.Ф. Абдрахманов – булдылар. Конференциядә Россия Федерациясенең 20дән артык регионыннан 170 делегат булды.
Конференциянең катнашучылары белән әгъзаларны саклый торган дәвалауның, онкоурологиягә эндовидеохирургик һәм роботлаштырылган технологияләрне кертүнең хәзерге заман мөмкинлекләре, бөерләр һәм мәни бизенең яман шешләрен катнаш дәвалауның үзәнчелекләре карап тикшерелде. Онкоурологиядә ашыгыч һәм кичектергесез ярдәмнәр күрсәтүнең мәсьәләләре, шулай ук бөерләр һәм мәни бизенең яман шешләрен дару белән дәвалауның хәзерге заман тенденцияләре буенча актив фикер алышынды.
Конференциянең ахырында ТР ССМ РКОД ДАССО баш табибы Р.Ш. Хәсәнов конференциядә катнашучыларны Республика клиник онкология диспансерының эше һәм мөмкинлекләре белән таныштырды. Аерым игътибар Төш медицина үзәгенә бирелде.