Тест режимында хастаханә белгече пациент белән мессенджердагы видеочаңгырау ярдәмендә элемтәгә керә, дәвалау мәсьәләләре турында сөйләшә.
Бу ничек оештырылган?
Табиб медицина мәгълүмат системасында пациент белән алдан килештереп (мәсәлән, беренчел кабул итү вакытында) телемедицина консультациясе вакытын билгели .
Пациент үзебезнең ил мессенджерында сылтама ала, аңа баскач, ул видеошалтыратуга күчә. Табиб читтән торып пациентка консультация бирә, аның хәлен ачыклый, кирәк булганда дәвалауны төзәтә ала.
Медицина учреждениесе ягыннан медицина мәгълүмат системасы һәм MAX мессенджеры арасында җайлы күчү оештырылган. Телемедицина консультациясе электрон медицина картасында теркәлә – табибның барлык киңәшләре һ. б.
MAX телемедицина консультацияләрен Татарстанда 2026 елның беренче кварталында кертү планлаштырыла. Шулай ук больничный кәгазен медицина учреждениесенә кермичә ябу мөмкинлеге дә карала.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Татарстанда MAX аша табибка язылу хезмәте кертелде. Моның өчен «Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре» ботыннан файдаланырга кирәк.