🍽️ Калориялелек фастфуд һәм татлы ризыкларда гына түгел. Гадәти өй ризыкларында шулай ук билгеле бер күләмдә энергия бар, аны рационны формалаштырганда исәпкә алырга кирәк.
📊 Популяр ризыкларның якынча калориялелеге:
• Борщ тәлинкәсе (300-350 г) - 150-180 ккал
• Котлет белән бәрәңге боламыгы – 350-400 ккал
• Тавык түше белән карабодай – 300-330 ккал
• 2 йомыркадан омлет — 180-200 ккал
• 2 печенье белән чәй — 120-150 ккал
👩⚕️ ️ - Калорияләрне санау – ул кырыс диета түгел, ә үз рационыңны яхшырак аңлау ысулы. Еш кына кешеләр гадәти ризыкның һәм ашамлыкларның калориялелеген бәяләп бетермиләр. Туклануга аңлы мөнәсәбәт авырлыкны контрольдә тотарга һәм алмашу бозулар үсеше куркынычын киметергә ярдәм итә. Шул ук вакытта калорияләрне генә түгел, азыкның сыйфатын, туклану режимын һәм организмның индивидуаль үзенчәлекләрен дә исәпкә алу мөһим, – дип киңәш итә табиб-эндокринолог Диләрә Страхова-Рафикова.
⚖️ Калорияләрне санау файдалы булырга мөмкин, әгәр ул катгый чикләүләр өчен сәбәп буларак түгел, ә аңлау коралы буларак кулланылса.
Артык авырлык, шикәр диабеты яки башка эндокрин авырулар булганда табиб белән киңәшләшергә киңәш ителә.