Инновацион вируска каршы препаратлар ярдәмендә С гепатиты бүген тулысынча дәвалана торган авыруга әйләнде.
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә 2023 елдан «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының «С вируслы гепатитына каршы көрәш» федераль программасы кысаларында махсуслаштырылган көндезге стационар эшли.
Бу вакыт эчендә 313 пациент дәвалауны уңышлы тәмамлаган һәм вирустан котылган. 2025 елда гына да 217 кеше савыккан.
Дәвалаудан тыш, хастаханәдә актив рәвештә диагностика алып барыла: эластография — бавырны тикшерүнең хәзерге заман ысулы, ул патологияләрне башлангыч стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә. Табиблар искә төшергәнчә, С гепатиты озак вакыт симптомсыз уза ала, ләкин дәваланмыйча циррозга һәм бавыр яман шешенә китерә.
Инфекция йоктырудан саклану өчен бер генә тапкыр кулланыла торган медицина инструментлары белән файдаланырга, лицензияле салоннарда гына тату һәм пирсинг ясарга, куркынычсыз җенси мөнәсәбәтләрдә булырга кирәк. Инфекция йоктыруда шикләнгәндә мөмкин кадәр иртәрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.