Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау медицина советы

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә кичә Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау медицина советы узды.

Ведомство 2025 елда үзенең эше турында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Казан мэры Илсур Метшин алдында хисап тотты.

"Безнең өчен сәламәтлек саклау системасы шәһәр тормышының иң мөһим өлкәләренең берсе булып тора. Сәламәтлек саклау проблемалары казанлыларны борчыган мәсьәләләр бишлегенә керә. Бу аңлашыла. Сәламәтлек саклауга күпме генә акча салсак та, сәламәтлек мәсьәләсе һәрвакыт халык өчен иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булачак. Ләкин без нәрсәдән башлаганны – шәһәр хастаханәләре нинди хәлдә булганлыкны мин хәтерлим. Еллар узгач, без моны коточкыч төш кебек искә алабыз", - диде Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, бүген Татарстан башкаласында 100 медицина учреждениесе эшли. Узган ел «Салават Күпере», «Яз», «Идел киңлекләре» торак комплексларында поликлиникалар, шулай ук Вишневка бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге эшли башлады. Өстәвенә, 11 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалган.

"Һәр яңа объект – диварлар һәм җиһазлар гына түгел, технологияләр дә ул. Ә барысының да йөрәге – сез – сәламәтлек саклауны оештыручылар. Безнең алда заман белән бергә атлау һәм кешеләребезнең өметләренә җавап бирү бурычы тора. Безнең алдынгы үзәкләр – Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Республика балалар клиник хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе һәм 7 нче Шәһәр клиник хастаханәсе үзләренең тәҗрибәләрен бөтен Россия Федерациясендә куллануга лаек. Казан органнар трансплантациясе операцияләре саны буенча Мәскәүдән соң илдә икенче урында тора – бу югары пилотаж", – дип билгеләде Метшин.

2025 елда шәһәрнең сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев сөйләде.

Узган ел Казанда үлем күрсәткече 2024 ел белән чагыштырганда 2% ка кимегән. Халык санының табигый артуы беренче мәртәбә күзәтелә.

"Репродуктив өлкә авыруларын вакытында ачыклау өчен яшүсмерләр арасында 15-17 яшьлек кызларга һәм малайларга профилактик тикшерү үткәрелә. 2025 елда профилактик тикшерүләр вакытында 15-17 яшьлек кызларның 7%  җенес өлкәсе авырулары ачыкланган. 15-17 яшьлек укучыларның 3%  тайпылышлар  ачыклана", - дип сөйләде Әхмәдиев.

Өченче елда 18 яшьтән алып 49 яшькә кадәрге гражданнарның репродуктив сәламәтлеген бәяләүгә юнәлдерелгән диспансеризация гамәлгә ашырыла, аның планы 90% ка үтәлгән.

Өлкәннәр арасында авырулар таралуы 100 мең кешегә 184 мең тәшкил итә. Беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары – 24,5%, икенче урында сулыш органнары авырулары – 20,5%, өченче урында – сөяк-мускул системасы авырулары – 10,4%. Иң күп тикшерүләр йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына туры килгән.

Узган ел Казанда яшәүче 400 меңгә якын кеше профилактик медицина тикшерүе узган. Өлкәннәрне диспансерлаштыру планы 87% ка үтәлгән.

Балаларны тикшерүгә килгәндә, план тулысынча үтәлгән. Патологияләр арасында балаларда сулыш, ашкайнату, күз, сөяк-мускул системасы авырулары алда бара.

2025 елда Казанда табиблар һәм урта медицина персоналы белән тәэмин ителеш 2,5% ка арткан. Шул ук вакытта белгечләр җитмәү проблемасы барыбер саклана.

Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен медицина хезмәткәрләренә ярдәм чаралары актив гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, күптән түгел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина кадрлар үзәге оештырылды.

Соңгы 10 елда Казан халкы 7% ка арткан. Беренчел медицина-санитария ярдәме системасы шәһәр үсеше артыннан өлгерми.

ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев ашыгыч ярдәм эшен аерым билгеләп үтте. Казан агломерациясе үсә, димәк, Казанның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте күләме арта һәм якын-тирә районнарга да кагылачак. Министр сүзләренчә, теркәлгән һәм факттагы халык арасындагы аерма  булу сәбәпле йөкләнеш зур.

"Быел без һәр медицина хезмәткәренең медицина профилактикасы өлешендә активлыгын чагылдырган мәгълүмат панельләрен үстерү өстендә эшлибез һәм Казан –  цифрлы мөмкинлекләрне кертү полигоны. Без бөтен республикада 1,5 млн кешене профилактик чаралар белән колачларга тиеш. Бу эшне сыйфатлы башкаруны таләп итә торган гаять зур саннар. Халык белән элемтәләрне массакүләм тәэмин итү өчен эшне структуралаштырырга кирәк", - дип ассызыклады Абашев.

Абашев акушер-гинекологларның эшен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, белгечләр барлык йөкле хатыннарны күзәтү челтәренә кушыла алган. Бу эшнең күрсәткече – бала табучы хатын-кызларның үлмәве һәм сабыйлар үлеменең кимүе. Казан бүген ана һәм бала сәламәтлеге турында кайгыртуда иң яхшы күрсәткечләрнең берсен күрсәтә, дип инана министр.

"Башка шәһәрләрнең казанышларын киметмичә генә әйтәм, Казанның сәламәтлек саклавы – республика флагманы. Шәһәрдә югары технологияле үзәкләр күп. Барлык медицина оешмалары эшен үзара бәйләнештә тоту - зур бурыч. 2026 елда Казанның сәламәтлек саклау тармагы алдынгы урыннарны саклап калырлык итеп эшләвегезне сорыйм. Моның өчен һәрберебезнең көндәлек, армый-талмый хезмәте кирәк булачак», – диде Альмир Абашев.

2026 елга Казан шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе билгеләгән бурычлар арасында түбәндәгеләр:

    махсус хәрби операция катнашучыларына югары квалификацияле ярдәм күрсәтүне тәэмин итү;
    кадрлар мәсьәләсен хәл итү һәм остазлыкны үстерү;
    MAX илкүләм мессенджерын киң куллану;
    стационарларны һәм балалар сөт ризыклары өләшү пунктларын капиталь ремонтлау төгәлләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International