Казанда бавыр циррозы булган пациентларга медицина ярдәме оештыру программасы турында фикер алышалар

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Россиядә беренче тапкыр бавыр авырулары булган пациентларга медицина ярдәмен оештыру программасы эшләнә.

Бүген Казанда практик табиблар өчен «Бавыр циррозы булган пациентларга медицина ярдәмен оештыру: профилактикадан алып катлаулануларны дәвалауга кадәр» мәктәбенең ачылуы булды.

Очрашу терапия һәм гастроэнтерология өлкәсендә илнең әйдәп баручы экспертларын берләштерде.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Терапия һәм профилактик медицина Милли медицина тикшеренү үзәге» ФДБУнең онкологик авырулар скринингы программаларын оештыру үзәге эксперты (Мәскәү шәһәре) Жарова Мария Евгеньевна: «Бавыр циррозы – халык үлеменең төп сәбәпләренең берсе. Штаттан тыш баш терапевт Оксана Драпкина, Терапия һәм профилактик медицина Милли медицина тикшеренү үзәге программа булдыру инициативасы белән чыкты. Сынау төбәге буларак Татарстан сайланды, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Диана Илдар кызы Габделганиева хуплады. Программа безнең пациентларга файда китерер, дип өметләнәбез".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International