Тез буынына протез кую буенча мастер-класс

2013 елның 13 декабре, җомга

11 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр «Татнефть» ААҖ медсанчастенең һәм Әлмәт ш. нигезендә Johnson&Johnson (USA) - P.F.C.SIGMA фирмасының имплантантлары белән булган ясалма буынга алмаштыру буенча мастер-класс узды. Самара медицина университетының клиникасы доценты, м.ф.к. Дмитрий Кудашев һәм травматология бүлегенең мөдире Илдар Исмәгыйлов җитәкчелегендәге Медсанчастьнең ортопед-травматологлар бригадасы белән бергә беренче 5 пациентны карадылар, аларга консультация бирделәр һәм операция ясадылар. Операцияләр барышында бу операциянең күнекмәләре, операция методикасының төсмерләре һәм иң вак үзенчәлекләре эшкәртеп җиткерелде һәм яхшыртылды. Операциядән соң бөтен пациентларга реабилитацияләү, аякка бастыру һәм төзәлү өчен иң уңайлы шартлар оештырылды.

Тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу белән булган фәнни, иҗади һәм медицина диалоглары, яңа һәм алдынгы алымнар белән танышу киләчәктәге уңышлы алга китүнең, Әлмәттә һәм Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгышында торучыларның сәламәтлеген төзәтүгә юнәлтелгән иң хәзерге методикалар һәм технологияләр кертүнең нигезенә яттылар. Медсанчастьнең травматология бүлегенең коллективы безнең шәһәр һәм регион торучыларының сәламәтлеген тәэмин итү өчен ясалган югары технологияле операцияләр санын күбәйтү максаты белән киләчәктә дә үзенең тәҗрибәсен, осталыгын үстереп, ТР һәм РФ клиникалары белән һөнәри һәм махсус бәйләнешнең чикләрен киңәйтүне дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International