Россиянең сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева һәм Медицина страхованиесенең федераль фонды рәисе урынбасары Светлана Карчевская Казанда «18нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна һәм «Регионара клиник-диагностик үзәге» ДАССОна бардылар.
Медицина оешмаларында кунаклар Республика халкын диспансерлаштыру барышы һәм «Сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру белән таныштылар. Шулай ук Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин электрон Хөкүмәт системасын һәм «Халык тикшерүе» порталын куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде.
Искә төшерәбез, 25.04.2013 елыннан булган №708 ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы буенча Республикада халыкның билгеле бер төркемнәрендә диспансерлаштыру уздырыла. Диспансерлаштыруны уздыруда Татарстан Республикасының бөтен муниципаль оешмаларында 84 медицина оешмасы катнаша.
Атна саен медицина оешмаларының оператив мәгълүматын җыю һәм анализлау уздырыла.
Авылларда диспансерлаштыруны уздырганда халыкны медицина оешмаларына китерү тәэмин ителә, шулай ук белгечләр эше күчмә формада, шул исәптә – 112 тиз хәрәкәт итәргә сәләтле медицина бригадасы файдаланыла.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында (http://minzdrav.tatarstan.ru) «Халыкны диспансерлаштыру» дигән махсус баннер урнаштырылган.
Республиканың медицина оешмаларының оператив мәгълүматлары буенча 409 меңнән артык кеше тикшерелгән инде.
«Сәламәтлек» милли приоритетлы проекты чикләрендә Татарстан Республикасының 7 шәһәрендә (Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай) 21 сәламәтлек үзәге эшли (өлкән халык өчен – 15, балалар өчен – 6, шул исәптә һәр шәһәр саен берәр – экономия ясалган чаралар исәбеннән).
Комплекслы тикшерүдә сәламәтлекләрендә функциональ тайпылышлар ачыкланган пациентлар артыннан билгеләнгән тәртиптә динамик күзәтү тормышка ашырыла.