ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бу хакта бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов «Татар-информ» МАда узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Министр урынбасары сөйләгәнчә, стационар һәм махсуслаштырылган, шул санда югары технологияле, медицина ярдәме күрсәтү өчен FIFA төп госпитальләре булып «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ,  Казан шәһ. «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ билгеләнгәннәр, алар белән «Россия-2018» Оргкомитеты» АКБО арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды.

«Медицина белән тәэмин итү үткәрелгән FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогы матчларын һәм медицина ярдәме күрсәтүнең күләмен исәпкә алып охшаш рәвештә оештырылачак», – дип билгеләде Илдар Фатыйхов.

Барлыгы Чемпионатны медицина белән тәэмин итүдә 325 кеше катнашачак, алардан төп составта 277 кеше, резервта - 48.

Бөтендөнья тәмәкесез көне алдыннан шифаханә-курорт учреждениеләрендә «Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлекне кайтар 2018» дигән Республика медицина профилактика үзәгенең акциясе старт ала.

Акция 2018 елның 31 августына кадәр барачак. Ул барлык теләүчеләргә зарарлы гадәттән – тәмәкедән котылу юлына басарга булышачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тәмәке тарту йөрәк-кан тамырлары авыруларына – артериаль гипертониягә, инсультка, инфарктка китерергә мөмкин.

Теркәлгәннән соң акциянең катнашучылары артыннан дәвалаучы табиб, шәфкать туташы һәм табиб-кардиолог караячаклар. Катнашучыларның үзләреннән ихтыяр көче һәм тәмәке тартуны ташлау теләге көтелә. Аларга көн саен сәламәтлек халәте турында язулар ясарга кирәк булган үзеңне контрольдә тоту көндәлеген алып бару тәкъдим ителәчәк. Бу көндәлек һәм табиб нәтиҗәсе акция дәвамында тәмәке тартудан баш тартуның дәлиле булачак.

Акция – халыкның киң катлауларын  тәмәке тартуга бәйле булудан баш тарту һәм сәламәтлекне саклау буенча актив гамәлләргә җәлеп итү буенча нәтиҗәле чара.

Бөтендөнья тәмәкесез көне алдыннан шифаханә-курорт учреждениеләрендә «Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлекне кайтар 2018» дигән Республика медицина профилактика үзәгенең акциясе старт ала.

Акция 2018 елның 31 августына кадәр барачак. Ул барлык теләүчеләргә зарарлы гадәттән – тәмәкедән котылу юлына басарга булышачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тәмәке тарту йөрәк-кан тамырлары авыруларына – артериаль гипертониягә, инсультка, инфарктка китерергә мөмкин.

Теркәлгәннән соң акциянең катнашучылары артыннан дәвалаучы табиб, шәфкать туташы һәм табиб-кардиолог караячаклар. Катнашучыларның үзләреннән ихтыяр көче һәм тәмәке тартуны ташлау теләге көтелә. Аларга көн саен сәламәтлек халәте турында язулар ясарга кирәк булган үзеңне контрольдә тоту көндәлеген алып бару тәкъдим ителәчәк. Бу көндәлек һәм табиб нәтиҗәсе акция дәвамында тәмәке тартудан баш тартуның дәлиле булачак.

Акция – халыкның киң катлауларын  тәмәке тартуга бәйле булудан баш тарту һәм сәламәтлекне саклау буенча актив гамәлләргә җәлеп итү буенча нәтиҗәле чара.

1998 елда Казан шәһ. 17нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең табибы-терапевты вазифасында хезмәт эшчәнлеген башлады. 2001 елдан башлап 2004 елга кадәр 12нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә табиб-терапевт булып эшләде. 2006 елдан башлап 2008 елга кадәр – Казан шәһ. 9нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең табибы-кардиологы.

Җитәкче вазыйфаларында эш тәҗрибәсенә ия: 2008 елда 9нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары итеп билгеләнде. 2013 елдан башлап – 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары. 2017 елның июненнән башлап учреждениенең кардиология хезмәтен алып барды. 


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Бөтендөнья Балаларны яклау көне алдыннан Республика клиник хастаханәсенең балалар травматологиясе һәм ортопедиясе бүлегенә кечкенә пациентларга кунакка Россия герое, Россия Федерациясенең ХҺК полковнигы, очучы-космонавты Салиҗан Шакир улы Шәрипов килде.

Иртәгә, 30нчы майда 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» МАда FIFA 2018 футболы буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә сәламәтлек саклау системасының әзерлегенә багышланган пресс-конференция узачак.

Чарада Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Казан шәһ. FIFA футболы буенча ярышларның баш табибы Арслан Вәлиев катнашачаклар.

 «Татар-информ» МАның сайтында пресс-конференциянең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Теләүчеләр онлайн-видеога комментарияләрдә сораулар бирә алачаклар, WhatsApp мессенджерында +7 (927) 037-91-10 номерына. ММЧ күрсәтергә кирәк.

ММЧ аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча уза.

Очрашу барышында татарстан ягына TMG компаниясенең эшчәнлеге турында кыскача сөйләделәр. TMG 1973 елда Осакада хастаханә карамагында оеша, ул шәхси  коммерциячел булмаган оешма, эшчәнлегенең төп принцибы – пациентка юнәлдерелгән медицина, пациентлар үзләренең тормышларын ышандыра алган хастаханәләр булдыру. Бүген TMG составында 70 хастаханә, 33 клиника, өлкән кешеләр артыннан карау буенча 39 йорт һ.б. Шулай ук компания дөньяның башка илләрендә тәкъдим ителгән.


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

Узган атна белән чагыштырганда, авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә чакырулар саны 350гә кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 3кә,  янгыннар буенча – 1гә, көчле миокард инфарктлары буенча –  3кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча –  10га кимеде. Чакырулар саны бала табулар буенча – 19га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 86га кимеде. 

Мамадыш районында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының  баш белгеч-колопроктологы,  КДМУның хирургия авырулары кафедрасының профессоры О. Ю. Карпухин рәислегендә «Колопроктологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстанның табиблары- хирурглары, колопроктологлары катнаштылар.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Мамадыш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Д. Ф. Хаҗиев мөрәҗәгать итте. Мамадыш район хастаханәсенең хирургия бүлегенең мөдире Б. Р. Арсланов Мамадыш муниципаль районының хирургия хезмәтенең эшчәнлегенең 2017 ел эчендәге йомгаклары һәм аны үстерү перспективалары  турында сөйләде.

Конференция кысаларында Мамадыш үзәк хастаханәсенең баш табибы казан колопроктологларының делегациясен хастаханәнең төп бүлекчәләре белән таныштырды, Мамадыш районы медицинасының тарихы турында сөйләде.

Беренчел иммунологик җиткелексезлекләр – иммун системасының тумыштан булган җитди бозылулары, алар хәзерге вакытта хәзерге заман медицинасының мөмкинлекләрен исәпкә алып, һәм хәзерге заман диагностикасы очракларында пациентлар тормышының бик яхшы сыйфатын саклап калу белән әйбәт фаразлауга ия була алалар. Республика клиник хастаханәсенең Республика Клиник иммунология үзәге – беренчел иммунологик җиткелексезлекләр белән өлкән пациентлар күзәтелә торган ТРда бердәнбер махсуслаштырылган хезмәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International