ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә республика районнарында «Сәламәтлек – 2018» дигән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау хезмкәткәрләре Спартакиадасының зональ сайлап алу ярышлары узды. Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Тукай һәм Теләче районнарының медицина хезмәткәрләре Тукай районына килделәр, ә Тәтештә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының командалары көч сынаштылар. Иң төрле медицина белгечлекләренең вәкилләре алты спорт төре буенча: җиңел атлетика, шахмат, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон һәм аркан тарту буенча үзләрен сынап карый алдылар.

V Халыкара «Медицина  белеме: ХХI гасыр буынының сайлавы» уку-методик конференциясе Казанда булды. Бишенче тапкыр Казан медицина университеты студентларны-медикларны укыту сыйфатының мәсьәләләре турында фикер алышу, тәҗрибә һәм эшнең яңа нәтиҗәләре белән уртаклашу максаты белән дөньяның әйдәүче университетларының белгечләрен җыйды.

9 июньдә хатын-кызлар Татарстан Республикасының әйдәүче онкологларының түләүсез консультациясен үтә алачаклар. Быел «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» акциясе бишенче юбилей тапкыр узачак. Консультацияләр 10.00 сәгатьтән башлап 16.00 сәгатькә кадәр «Мега» сәүдә үзәге  җирлегендә үткәреләчәкләр. Сөт бизенең яман шеше хатын-кызларның бөтен онкологик авырулары арасында беренче урында тора. Вакытында диагностикаланган I–II стадияләрдә яман шеш 90-95% очракта дәвалана. «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» акциясенең төп бурычы –  сөт бизе авыруын профилактикалау һәм вакытында диагностикалау өчен ел саен планлы тикшерүнең  кирәклеге турында хатын-кызларга сөйләү.

Яр Чаллы шәһ. 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташлары көненә туры китерелгән Бәйрәм концерты узды. Бүген учреждениедә 693 шәфкать туташы хезмәт итә, алар пациентларга көндәлек процедураларны һәм бәйләүләрне үтәп, мәрхәмәтле сүз һәм елмаю белән хуплап, авыру белән көрәшергә булышалар. Котлау сүзендә учреждениенең баш табибы Зөфәр Нәсретдинов хезмәткәрләргә даими һөнәри үсеш, уңышлар һәм сәламәтлек теләде. «Сезнең белемнәрегез, сәлатегез, тырышлыгыгыз һәм фидакарьлегегез  аркасында гына пациентның терелүе кебек могҗиза тормышка ашырыла», – дип, котлауларга кушылды клиник-экспертлык эше буенча баш табибының урынбасары Рәдиф Вәлиуллин. Шәфкать туташлары коллективын үзешчән сәнгать номерларын хәзерләгән хезмәттәшләре генә түгел, шәһәрнең иҗади коллективлары да котладылар.


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узды.

Очрашу барышында «IC Holding» идарәсенең әгъзасы һәм башкарма советының башлыгы Фырат Чечен «IC Holding» үсеш тарихы һәм иң зур инфраструктур проектлары, шул санда Россия территориясендә тормышка ашырылган проектлары турында сөйләде. Яклар хезмәттәшлек өчен мөмкин булган юнәлешләр турында фикер алыштылар.

Бу көннәрдә Татарстан башкаласында V юбилей халыкара маммопластика мәктәбе уза. Өч көнгә Казан сөт бизенең реконструктив, пластик һәм эстетик хирургиясендә камиллеккә омтылган хирурглар-маммологарның, онкологларның һәм пластик хирургларның очрашу урыны булды. Мәктәп эшендә  Россиянең 30 регионыннан һәм БДБ илләреннән 500дән артык кеше катнаша.

2018 елның 14 маеннан башлап 20 маена кадәр Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә туры китерелгән Бөтенроссия «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясе уза. Бу акция кысаларында Татарстанда ВИЧ-йогышы турында халыкны мәгълүматлаштыруны  арттыру максаты белән «Казан–Яшел Үзән–Чистай–Казан» автомобильләр ярышы планлаштырылган. Акция көннәрендә республиканың катнашучы шәһәрләрендә мобиль пунктлар урнаштырачаклар, анда  ВИЧ-йогышына экспресс-тест үткәреләчәк, моннан тыш, тестны узганчы һәм узганнан соң медицина психологының консультациясен алырга мөмкин булачак. Автомобильләр ярышын оештыручылары –  Татарстан Республикасының «Профилактика һәм инициатива» региональ иҗтимагый оешмасы белән бергә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика СПИД үзәге.

Бу көннәрдә Санкт-Петербургта Халыкара «ВИЧ-йогышының көнүзәк мәсьәләләре. ВИЧ-йогышы белән балаларның сәламәтлекләрен саклау» дигән фәнни-гамәли конференциясе уза. Чара «Россиядә балачакның унъеллыгы»  программасын тормышка ашыру кысаларында катнаш өлкәләрнең киң спектрының россия һәм чит ил белгечләре арасында тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашу максаты белән уза. Конференциядә катнашучылар төп мәсьәләләр арасында ВИЧ-йогышы буенча эпидемиологик хәл, профилактиканың көнүзәк  мәсьәләләре, диагностикалауга һәм дәвалауга хәзерге заман карашлары,  ВИЧ-йогышы белән балаларга ярдәм күрсәткәндә юридик аспектлар турында фикер алышачаклар. Конференциядә Республика СПИД үзәгенең баш табибы Нияз Гәлиуллин, медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова катнашалар.

Халыкара «Ми аврулары: XXI гасырның каршы килүе» дигән яшь галимнәрнең конференция-мәктәбе Казанда (КДМУ, Бутлеров урамы, 49) 2018 елның 16 маенда узачак. Чарада  фундаменталь һәм гамәли нейрофәннәр өлкәсендә россия һәм чит ил әйдәүче галимнәре катнашачак. Конференция чикләрендә яшь галимнәрнең лекцияләре, докладлары, нейрофәннәр өлкәсендә төп фәнни мәсьәләләр турында дискуссия булачаклар. Докладчылар булып Россия, Бөек Британия һәм Франция университетларыннан әйдәүче белгечләре чыгышлар ясаячаклар. Төп мәсьәләләр арасында ми авырулары үсешенең молекуляр, күзәнәк һәм генетик механизмлары турында, ми авыруларын дәвалауның яңа алымнарын эшләү, хайваннарда неврологик бозылуларны эксперименталь модельләштерү, шулай ук нейрофәннәр өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар.


12
май, 2018 ел
шимбә

2018 елның 11 маенда, Халыкара шәфкать туташлары көненә каршы, Югары Ослан муниципаль районында шушы искиткитәрлек бәйрәмгә багышланган чара булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International