Бәхетсезлек очракларына медиклар 1038 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 58 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 51 кеше зыян күрде, 29 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 116 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 8073 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 45, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –184.
Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең кан тамырлары хирурглары сирәк ясала торган операцияне яңадан уздырдылар. 78 яшьтәге өлкән пациентканың гомерен саклап калу өчен алар элек беркем дә кулланмаган алымны кулландылар.
Медицина ярдәмен күрсәтү тәртипләренең исемлеген, шулай ук һөнәри коммерцияле булмаган оешмалар белән эшкәртелгән һәм раслаган медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре буенча клиник киңәшмәләрне Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы актуальләштерде. Медицина ярдәмен күрсәтү тәртипләре һәм стандартлары Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында http://www.rosminzdrav.ru/ электрон адресы буенча «Файдалы ресурслар» бүлегендә урнаштырылганнар. Клиник киңәшмәләр (дәвалау беркетмәләре) Федераль электрон медицина китапханәсе сайтында femb.ru электрон адресы буенча урнаштырылганнар.
Бүген клиникада 1996 елда дәвалау вакытында кан йөрешенең ясалма аппараты кулланган беренче пациентларны сәламләделәр.
Казан шәһ. сырхауханәләрендә КРВЙ (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар санының арту чорында өйгә табибларны чакыру өчен өстәмә телефон номерлары бүлеп бирелде.
Исегезгә төшерәбез, 25 гыйнвардан башлап Татарстан дәвалау оешмаларында битлек режимы, шулай ук туганнар баруы буенча чикләмә кертелде.
Сөт бизләре авыруларының мәсьәләсе ел саен әһәмиятлерәк була. Төрле яшьтәге хатын-кызларның 40% хәзерге вакытта бу органның шул һәм башка авырулары белән җәфалана һәм, кызганычка каршы, сөт бизенең яман шешенең саны җитәрлек югары. Акция Татьяна көнендә уздырылды. Сырхауханәгә Татьяна исемле студенткалар чакырылдылар, аларга табиб тикшерүе, сөт бизләренең УТТ тәкъдим ителде. Күрсәтмәле демонстрацияләү белән сөт бизләренең үзләре эшли ала торган диагностикасы буенча лекцияләр укылды.
Бүгенге көннән башлап Татарстанда дәвалау оешмаларына туганнар баруына чикләмә кертелә. Моның турында ТР Министрлар кабинетында брифингта ТР сәламәтлек саклау министры хәбәр итте.
Чын кыш килде – салкыннар башланды. Кызганычка каршы, шундый шартларда күп кешеләр артык суынуга һәм өшүгә дучар булалар, бу сәламәтлек өчен бик начар нәтиҗәләләргә ия букитерергә мөмкин.
Салкында өшүгә китерәләр: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, артык физик ару, ачлык, мәҗбүри озакка сузылган хәрәкәтсез һәм уңайсыз торыш, кичергән авырулар нәтиҗәсендә организмның хәлсезләнүе, аяклар тирләүчәнлеге, аякларның кан тамырларының һәм йөрәк-кан тамырлары системасының озакка сузылган авырыулары һ.б.
Грипп вакытында өзлегүләрнең сәбәбе – бактериаль микрофлораның кушылуы: ул пневмонияләр, синуситлар, отитлар үсеше. Вируслы пневмония үсәргә мөмкин. Өзлегүләр үсеше буенча риск группалары – симерү, озакка сузылган ашказаны-эчәк трактының авырулары, шикәрле диабет, озакка сузылган үпкәләр һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән азапланучы кешеләр.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 504га артты (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 9га, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 29га артты. Чакырулар саны, янгыннар буенча – 1гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 1гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 101гә артты.