Бүген Казан медицина көллиятендә хәрби кыр хирургы Татьяна Андрей кызы Емелинаны хөрмәтләү булды. Бүген аңа 95 ел! Легенда булган кешене юбилей белән тәбрикләделәр: ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, социаль сәясәт буенча комитетның рәисе Светлана Захарова, ТР Министрлар кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча идарәсенең башлыгы Гүзәл Шакирова, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Ветераннар (пенсионерлар) региональ җәмәгать оешмасының Республика советының рәисе Хәбир Иштирәков һәм башкалар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә Канаданың Табиблар һәм хирурглар король көллиятенең вәкилләре килеп киттеләр: генераль директор, профессор Эндрю Падмос, региональ директор, Канаданың әйдәүче кардиохирургы, профессор Карим Каюми, Көнбатыш Коннектикутның сәламәтлек саклау челтәренең вице-президенты Рамин Ахмади. Зур кунаклар республика клиник хастаханәсенә КДМУ ординатура һәм аспирантурасының белем бирү программалары буенча проректоры А.А.Малованың озатуында килделәр. Хастаханәнең эшчәнлеге белән кунакларны таныштырдылар: РКХ баш табибы Р.Ф.Гайфуллин, РКХ баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары, диагностика хезмәте җитәкчесе М.Р.Мазитов һәм РКХ терапевтик клиникасы башлыгы, КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасының доценты Д.И.Абдулганиева.
2016 елның 21 гыйнварында «Студенческая» 4нче номерлы ШС» Бөтендөнья кочаклар көненә багышланган акция уздырды. Үзләренең рухи җылылыкларын һәм яхшы кәефләрен пациентларга тапшырырга теләп, яшьләргә дус булган «Отражение» клиникасы психологлары һәм волонтерлар бу көнне алар белән бергә уздырдылар. Шундый гадәти булмаган көн балаларга шатлык, бәхетле елмаю бүләк итә, үзләрен кирәкле дип тоярга мөмкинлек бирә. Бу рухлары белән көчле балаларның нинди авыр юлны узганнарын аңлап, хезмәткәрләр һәм волонтерлар чыгышлары, җырлары белән аларның көннәрен яхшыртырга һәм бәйрәм күңелен оештырырга тырыштылар һәм мандолаларны үреп ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Балалар аналарының ярдәме белән үзләренә истәлеккә бөтиләр үреп ясадылар. Безнең өчен аларның битләрендә якты һәм шатлыклы елмаюлар төп бүләк булды.
Республика клиник хастаханәсенә Страсбургтан әйдәүче хирург-трансплантолог, профессор Жильбер Массард килеп китте. Калага хөрмәтле кунак үзенең «Күкрәк стенасы хирургиясе онкологиядә һәм травматологиядә» белем бирү программасы белән килде. Ул трансплантологиягә, үпкәнең һәм күкрәк тартмасының яман шешләренә багышланган, бөтен профильле табиб-хирурглар өчен лекцияләр белән КДМУда чыгыш ясады. Шулай ук үзенең программасы чикләрендә Ж. Массард ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы республика клиникасыннан үзенең коллегалары белән дә бергәләп эш уздырды. Торакаль хирургия бүлегенең табиблары: бүлекнең җитәкчесе,м.ф.к Расых Мирзаҗан улы Хәсәнов һәм табиб, югары категорияле торакаль хирург,м.ф.к. Валерий Юрий улы Матвеев белән профессор авыр пациентларны бергәләшеп консультацияләүне һәм берничә операцияләрне уздырды.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин Менделеевск РҮХнең коллективына яңа баш табибны тәкъдим итте. Ул – Голованов Василий Алексей улы.
РКХнең төзелүче перинаталь үзәгенә ТР буенча Россия Федерациясе Президентының Тулы хокуклы вәкиле Аппаратының баш федераль инспекторы Ренат Заки улы Тимерҗановның эш сәфәре узды. Эш киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Салим улы Әхмәтшин, РКХ баш табибы Рөстәм Фаиз улы Гайфуллин һәм ведомстволарның һәм төзелеш оешмаларының башка җитәкчеләре катнаштылар. Сәфәр барышында төзелүче бинаның эчендә төзү эшләренең барышы белән танышу булды.
Бөтен кирәкле медицина тикшерүләрен узып, КДМУның балалар авырулары пропедевтикасы һәм балалар авырулары курсы белән факультет педиатриясе кафедрасының остазлары җитәкчелегендә КДМУ студентлары Балалар республика клиник хастаханәсендә беренче практиканы башладылар.
Бүген «Студенческая» 4нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна 2017 елның Азиадасына хәзерләнү чикләрендә Төркмәнстан Республикасы делегациясе эш визиты белән килеп китте.
Бүген, 2016 елның 18 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре чикләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Яр Чаллы шәһ. ТР ССМ Республика кан үзәгенең филиалына килеп китте.
2016 елның 20 һәм 21 гыйнварында Казан дәүләт медицина университетында Европаның әйдәүче трансплантологы, Страсбург университетының профессоры Жильберт Массардның (Франция) ачык лекцияләре узачак.