«Мамадыш районы үзәк хастаханәсе» ДАССОда «Мәҗбүри медицина иминияте системасында страховать ителгән гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру» темасына АК БАРС Мед, АК БАРС Страхование вәкилләре белән бергә оештырылган чираттагы түгәрәк өстәл узды.
«Хезмәт кешеләре – безнең республиканың көче» рубрикасында – 27ел үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән кеше. Мәдинә Әгълиуллина – Республика клиник хастаханәнең өлкән фельдшер-лаборанты. РКХнә эшкә ерак 1984 елда килде. Исәпләү РКХнең реанимацияләү бүлегендә секундларга бара. Анализларны ничек тизрәк алсалар һәм ясасалар, шул кадәр тизрәк пациентка диагноз куярлар һәм операцияне башларлар. Анализларны җыю процессының оперативлыгыһәм төгәллеге артыннан Мәдинә Әгълиуллина күзәтеп тора.Тәфсиллекләр «Казан» ТРКның сюжетында.
КДМУның Анатомия театрының аудиториясендә (Казан шәһ., Университетская ур., 13) 27 ноябрьдә 16.00 сәгәттә булачак «КДМУда фәнни көрәшләр»нең югары уку йортлары эчендәге этапны яктыртуда катнашырга Сезне чакырабыз.
Травматология-ортопедия һәм нейрохирургия ярдәмен камилләштерү һәм гамәли сәламәтлек саклавына яңа технологияләрне кертү максатыннан ЮМТ Белем бирү үзәгенең җирлегендә умыртка баганасы хирургиясе мәсьәләләре буенча мастер-класс булды.
Моның турында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин 2014 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы кабул ителүче чараларга багышланган «Татмедиа»дә брифинг барышында хәбәр итте.
12 һәм 13 ноябрьдә РКХнең операцион бүлмәләрдән ЮМТ белем бирү үзәгенең конференц-залына экспертлар белән уздырыла торган операцияләрнең видеотрансляцияләре узачак. Реверсив протезлау (җилкәнең җәрәхәтләнгән манжеты белән пациентка реверсив протез кую) буенча операция һәм оча-бот буынының артроскопиясе буенча 2 операция планлаштырылган.
Тәтеш шәһәреннән табиб-стоматолог Людмила Вавилина ел саен була торган «Нечкәбил – 2014» хатын-кызлар матурлыгы конкурсында катнаша.700дән артык конкурста катнашучылар саныннан, ярым финалда икенче урын алып, Людмила Михаил кызы финалга чыкты! Бу этапта финалисткалар өчен (алар бөтенесе унбер) интернет аша тавыш бирү уздырыла.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 564кә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 11гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 21гә, бала табулар буенча – 15кә артты. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 14кә, ЮТҺ буенча – 8гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 181гә кимеде.