Казанда «Нәтиҗәле тайм-менеджмент» программасы буенча вакыт белән идарә итү өлкәсендәге эксперт Г.А.Архангельский катнашуында семинар уза. Семинар Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Аппараты һәм медицина оешмаларының җитәкчеләре өчен оештырылган. Уку семинарының программасында вакытны планлаштыру мәсьәләләре җентекләп карап тикшереләләр.
Үзара аңлашу, ышаныч, олыларны хөрмәт итү һәм игелекле эшләр эшләргә ашкыну. «Күркәм гаилә» республика конкурсында җиңүчеләр гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар. Финал Татарстан халыклары Дуслыгы йортында узды.
Бүген Казанга белем бирә торган сәфәр чикләрендә Республика клиник хастаханәсенә Төмән өлкәсе делегациясе килеп китте. Делегация составында Төмән өлкәсе Сәламәтлек саклау департаменты директорының беренче урынбасары, баш табиб Наталья Брынза, баш табиб урынбасары (Төмән шәһ.) Наталья Сливкина, Төмән шәһ. Администрациясенең Сәламәтлек саклау департаменты директоры Юрий Гиберт, «12нче Шәһәр сырхауханәсе» ММАОсы баш табибы Павел Жвавый, «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ТӨ ДАССОның баш табибы Альберт Йосыпов, «11нче Шәһәр консультатив-диагностика сырхауханәсе» ММАОсы баш табибы Альберт Зиганшин һәм «3нче Шәһәр сырхауханәсе» ММАОсы баш табибы Сергей Нагибин килделәр.
Конференция эшендә Россия Федерациясенең әйдәүче галимнәре, РФ Җәмәгатьчелек палатасы карамагындагы ирекле кан донорлыгын оештыру, үстерү һәм пропагандалау буенча Координацион үзәк җитәкчесенең урынбасары Стефанюк Елена Иван кызы, Идел Буе һәм Россиянең башка регионнарының кан салу үзәкләренең һәм станцияләренең җитәкчеләре катнашачаклар.