ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Суд медицинасында патоморфология мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы табиблары суд-медицина экспертларының белем дәрәжәсен күтәрү максатыннан «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертиза бюросы» ДАСООның җирлегендә 2014 елның сентяберендә бюджет нигезендә «Патоморфологиянең суд-медицина мәсьәләләре» сертификацион циклы уза.

Чистай шәһ. гомуми белем оешмасында план буенча 531 укучыга туберкулин диагностикасы уздырылды. Манту реакциясен кую 2016 елга кадәр ярарлык сроклы чистартылган туберкулез аллергены белән уздырылды. Процедура, һәр бала педиатр белән алдан карап тикшерүдән соң, махус рөхсәте булган, сертификатланган урта медицина хезмәткәре белән уздырылды.

Манту реакциясен кую көнендә балалар сырхауханәсенә корсактагы авыртуларга һәм баш авыртуларга шикаятьләр белән 3 бала мөрәҗәгать итте. Балалар педиатрия бүлегенә күзәтү астына урнаштырылдылар. Клиник-лаборатор тикшеренүләр уздырылды. Укучылар хәле кәнәгатьләнерлек, шушы көннәрдә аларны хастаханәдән чыгаралар.

Алдан бирелгән мәгълүматлар буенча укучыларда авыру үсеше уздырылган туберкулин диагностикасы белән бәйләнмәгән.

Бүген «Корстон-Казан» КСККда кардиологларның Россия милли конгрессының тантаналы ачылуы булды. Чарада 5 меңгә якын белгеч, шул санда күренекле Россия һәм чит ил кардиологлары, катнаша.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Россиядә беренче тапкыр пациентка юнәлгән сыйфатлы табиб ярдәмен күрсәтү өлкәсендә дөнья лидерлары үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм Россиянең сәламәтлек саклау администраторларына практик тәкъдимнәр бирергә әзер. Конференциядә Россия Федерациясенең бөтен регионнарыннан һәм БДБ илләреннән 1000 артык кеше катнашачак.

Конференция эшендә Россия Федерациясенең әйдәүче галимнәре, РФ Җәмәгатьчелек палатасы карамагындагы ирекле кан донорлыгын оештыру, үстерү һәм пропагандалау буенча Координацион үзәк белгечләре, Идел Буе һәм Россиянең башка регионнарының кан салу үзәкләре һәм станцияләре җитәкчеләре катнашачаклар. Конференция чикләрендә дару препаратлары, диагностика чаралары, медицина җиһазлары һәм кан хезмәте өчен аппаратура күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.


21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин җитәкчелегендә медицина берләшмәсе «Милләт кроссы-2014» Бөтенроссия йөгереш көнендә катнашты. Традицион йөгерешләр «Казан-Арена» стадионының территориясендә уздылар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм медицина оешмаларының вәкилләре 2,5 км дистанцияле масса-күләм йөгерешендә чаптылар, шулай ук алар гаилә командалары йөгерешендә катнаштылар.

Бу елны традицион Анестезиологлар һәм реаниматологлар федерациясенең XIV Корылтаен Татарстан башкаласы – Казан кабул итә. Корылтайны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, АРФ Президенты, профессор Виктор Мизиков, КДМУ ректоры Алексей Созинов ачтылар.


20
сентябрь, 2014 ел
шимбә

«ТР ССМ СПИД һәм ЙА каршы РҮ» ДАССОның 25-еллыгына һәм ВИЧ йогышының көнүзәк мәсьәләләренә багышланган Юбилей фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Россия һәм Татарстан СПИД үзәкләренең җитәкчеләре һәм ТР сәламәтлек саклауның медицина оешмаларының ВИЧ-йогышлы авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүгә җаваплы төрле белгечлек табиблары катнашты.  

Конференциядә катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыгыш ясады. Ул йогышлы авыруларга каршы көрәшү буенча эшчәнлек уздыручы бөтен хезмәткәрләрне тәбрикләде һәм фидакарь хезмәт өчен, халыкның сәламәтлеген саклауда дәүләт һәм җәмгыятъ алдында югары җаваплылык өчен рәхмәт белдерде.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга

ТР ССМ Республика кан үзәгенең боерыгын башкару өчен, эш көннәрендә кан тапшыруга килергә мөмкинлеге булмаган гражданнарга кан тапшырырга мөмкинлек бирү максатыннан һәм потенциаль донорларны тарту өчен, 2014 елның 1 ноябреннән башлап донорларны кабул итү тәртибе үзгәрә. Донорларны кабул итү дүшәмбедән шимбәне кертеп 8.00дән башлап 14.00кә кадәр тормышка ашырылачак.

«Татар-информ» МАның генераль директоры Леонид Толчинский белән әнгәмәдә «Пятница, с 13-го» программасы кунагы – ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бүген Татарстанда торучыларны табибка язылу буенча килергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International