Казан шәһ.«Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау оешмасында Өлкән кешеләр көнен бәйрәм итүе узды. Хәзерге вакытта стационар дәвалауда госпитальдә 211 өлкән һәм олы яшьтәге пациент урнашкан, алар өчен Мәскәү районының 65нче мәктәпнең укучылар коллективы бәйрәм концертын оештырды.
Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) оешмаларының Республика Советы рәисе Х.Г.Иштирәков һәм «Татарстан Республикасы ветераннары берлеге» ветераннары (инвалидлары) Республика иҗтимагый оешмасының иҗтимагый комиссия рәисенең урынбасары Б.В.Гревцов (рәис – А.Г.Юлашев) пациентланы бәйрәм белән котладылар һәм бөтенесенә чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр.13 октябрьдә 10.00 сәг. башлап 13.00 сәг. кадәр Чехов ур., 1А адресы буенча урнашкан «2нче РКХ» ДАССОның клиник-биохимик лабораториясендә (сырхауханәнең 14нче кабинеты) Бөтендөнья Тромбоз Көне чикләрендә МНО Көне уздырылачак.
Яр Чаллы шәһ. «4нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда карасулы пациентлар өчен мәктәп булды. Анда булган кешеләр сукырлыкка китерә торган «Карасу (Глаукома)» дигән авыру турында бөтен сорауларга җаваплар алдылар.
Пациентларга карасуны дәвалауда иң яңа уңышлар турында, бу куркыныч диагнозка карамастан күрү сәләтен саклар өчен нәрсә эшләргә кирәклек турында сөйләделәр.
Мәктәптәге дәресләрне шәфкать туташы Альбирә Арысланова һәм «Прозрение» дигән Күз микрохирургиясе үзәгенең табибы Олеся Геффеле уздырдылар.2014 елның 22 сентябреннән башлап 28 сентябренә кадәр республикада көчле сулышка кагылышлы вирус йогышлары белән авыруларның 14144 очрагы теркәлде. Үткән атна белән чагыштырганда авырулар саны дәрәҗәсе 5,4%ка артты. Казан шәһ. көчле сулышка кагылышлы вирус йогышлары белән авыруларның 6519 очрагы теркәлде һәм үткән атна белән чагыштырганда, авырулар саны 3,7%ка артты.
«Шаляпин Палас Отель» кунакханәсендә «Коры күз синдромы (ККС) – тикшерү һәм гамәл» дигән Интерактив семинар үтте. Фәнни материалларны түбәндәге ККС өлкәсендә әйдәүче экспертлар хәзерләде: профессор Д.Ю. Майчук һәм профессор В.В. Бржеский, чара профессор Сәйфуллина Ф.Р. җитәкчелегендә узды. Һәр чыкырылган кеше үзен гади тыңлаучы гына түгел, ә катнашучы булып сизде.
«Чистай РҮХ» ДАССОда Халыкара өлкән кешеләр көненең чикләрендә Чистай шәһәренең эре сәүдә үзәкләренә медицина хезмәткәрләре бригадаларының чыгулары уздырылды. Акция барышында оештыручылар мәгълүматый материалны, көчле миокард инфаркты һәм инсульт вакытында хәрәкәтләр турында эшкәртелгән белешмәлекләрне тараттылар, кешенең буен, авырлыгын һәм артериаль басымын үлчәү чараларын уздырдылар. Шулай ук белгечләр тормыш рәвешен коррекцияләү буенча әңгәмәләр уздырдылар, киңәшләр бирделәр.
Буа РҮХдә Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы табиблары өчен районара фәнни-гамәли семинар узды.