ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Менделеевск район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Сабаев Олег Виль улы билгеләнде.
Алексеевск районында «Кадерле ветераныбыз» проектын гамәлгә ашыру башланды. Бу елда үзәк район хастаханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен палата ачылды. Анда өлкән кешеләрнең уңайлыклары өчен душ та, үз бәдрәфләре дә, уңайлы медицина җиһазлары да – бөтенесе дә эшләнгән. Элегә палата берәү генә, ләкин планнарда – аларны һәр бүлектә ачарга. Моның турында җентекләп «Татарстан» ДТРК телеканалында корреспондент Полина Лисина сюжетында.
Түбән Кама шәһәренең беренчел кан тамырлары үзәгенең хезмәткәрләре Мәскәүдә узган «Нейрореабилитация-2014» Халыкара конгрессында катнаштылар.
Конгресс чикләрендә «Иң яхшы реабилитацион процесс» номинациясендә Россия Федерациясенең региональ кан тамырлары үзәкләренең һәм беренчел кан тамырлары бүлекләренең конкурсы уздырылды.
Конгресста 24 кан тамырлары үзәге катнашты. Түбән Кама шәһәренең кан тамырлары үзәге Санкт–Петербург, Иркутск, Сахалин, Краснодар, Казан, Ярославль кебек шәһәрләр белән ярышты. Конкурсның нәтиҗәләре буенча бүлек Хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде.Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.