ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2014 ел
шимбә

2014 елның 4-5 июлендә Казанда Россиянең баш терапевты, Россия респиратор җәмгыяте идарәсе рәисе, ФМБАның пульмонология ФТИ ФДО (ФГУ НИИ) директоры, РМФА академигы, профессор Александр Чучалин җитәкчелеге астында Россия Респиратор җәмгыяте башкарма комитетының утырышыүтте. 2014 елның 14-17 октябрендә Мәскәүдә булачак 24-нче Сулыш әгъзалары авырулары буенча милли конгресс программасы расланды, клиник тәкъдимнәрнең яңа нигезләмәләре турында сөйләшенде, аларны кертү вакыт, процесс һәм профилактикалау сыйфат күрсәткечләрен күздә тота.


4
июль, 2014 ел
җомга

8 июльдә бөтен дөньяда, беренче тапкыр 2005 елда үткәрелгән Дөньякүләм аллергия белән көрәшү көне билгеләнеп үтелә. Без хәзер аллергия авырулары дип атый торган авырулар бик күптән билгеле булганнар. Борынгы Мисыр вакытларында ук аллергиянең клиник билгеләре буларак карап булырлык симптомнар тасвирланган булган. Ләкин, моңа карамастан, шушы сырхауга игътибарын кешелек XIX гасырда гына бирә башлады, ә бу күренешнең табигатенә XX гасырның ахырында гына төшенде.


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең беренче регионнарыннан берсе Татарстан Республикасында «Һәркем үтеп керә алырлык мохит» программасын тормышка ашыруга старт бирелде, аның максаты булып инвалидлар һәм башка хәрәкәт итү вакытында кыенлыклары булган халык төркемнәре өчен һәркем үтеп керә алырлык һәм уңайлы яшәү мохите төзү. Инвалидларның бөтен категорияләренең һәм башка хәрәкәт итү вакытында кыенлыклары булган халык төркемнәренең тоткарлыксыз үтеп керүләре һәм ярдәм алулары өчен транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын төзүдә сәламәтлек саклау оешмалары аеруча кирәк булдылар.

Түбəн Кама муниципаль районының Каенлы авылында тулы көченә фельдшер-акушер пункты (ФАП) эшли башлады. Ул 2014 елның 28 маенда ачылды. Модульле ФАПның ачылуы тантаналы шартларда үтте. Чараның хөрмәтле кунагы Түбəн Кама шәһ. һәм Түбəн Кама муниципаль районының башлыгы Айдар Метшин булды.

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

2 июльдә Татарстан Республикасының Беренче балалар хосписына Казанга эш буенча килүе чикләрендә Россия Федерациясе Президенты карамагындагы балалар хокукы буенча вәкил Павел Астахов килеп китте. Хоспис ачылганга бер ай гына үтте. Шушы айда балалар хосписының амбулатория хезмәте бригадасы 200 тапкыр авыру балаларның өйләренә бардылар, шулай ук 12 ятакка исәпләнгән тәүлек буена эшли торган стационар һәм 8 ятакка исәпләнгән көндезге стационар эшли башладылар.


1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Башлангыч мәгълүматлар буенча, пациентка кан ою системасының авыр патологиясе белән интеккән, соңгы 6 ел эчендә ул Казан шәһ. «7нче Шәһәр клиника хастаханәсе» ДАССО шартларында махсуслаштырылган дәвалаулар үткән.
2014 елда баш миенең үткен кан тамыры патологиясе барлыкка килеп, хастаханәгә салынды, анда аңа, ангиографияне кертеп, катлаулы диагноз тикшеренүләре ясалды, дәвалау һәм реабилитацион чаралар үткәрелде. Дәвалау кан күрсәткечләрен һәм башка күрсәткечләрне тикшереп тору астында үткәрелде.
Алга таба лимфоаденопатия үсеше сәбәпләрен дифференциаль диагностикалау өчен үткәрелгән күкрәк читлеге әгъзаларының РКТсы нәтиҗәләре буенча Т.Германова РКОДка күчерелде. Онкологлар аның лимфа төеннәрендә һәм башка әгъзалар һәм тукымаларында тикшеренүнәр үткәрделәр.
2014 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп профильле «Коткару» («Спасение») медицина  берләшмәсе» ҖЧҖ сырхауханәсенә килеп китте. Президент терапевт, хирург, офтальмолог кабинетларын, иң заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган физиотерапевтика кабинетын карап чыкты. Моннан тыш, ул табибларның УТТ кабинетында (УЗИ), диспасеризация, көндезге стационар, клиника лабораториясе кабинетларында эшләүләре белән танышты.

2014 елның 28 июнендә икенче тапкыр, табиблар һәм җәмәгатьчелекнең башлап йөрүләре буенча, Татарстан Республикасының атказанган табибы Широких Владимир Викторович хәтеренә багышланган, Медицина эшчеләре көненә туры китерелгән, предприятиеләрдән төркемнәрнең, физик мәдәният коллективларының, шәһәр һәм район белем бирү оешмаларының, шулай ук Әлмәт районы медицина эшчеләренең катнашуында волейбол буенча турнир үткәрелде.

«Татнефть» ААҖенең Медсанчастендәмонда йөрәккә ясалган 1000-нче операциягә багышланган аорталь клапанның транскатетер имплантациясе, корсак аортасы аневризмасын эндоваскуляр протезлау һәм аортокоронар шунтлау буенча мастер-класслар үтте. Югары технологияле операцияләрне Россия медицина фәннәре академиясенең академигы, Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексының (РКФҖК) кардиохирургия бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин җитәкчелегендә РКФҖК югары квалификацияле белгечләре төркеме үткәрде. Планлаштырылган чаралар чикләрендә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашуында пресс-конференция булды.


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
"Россиядә, Татарстан Республикасындагы кебек, онкологик авырулар халык үлеме сәбәпләре арасында икенче урында торалар. Татарстанда яман шеш авыруы белән авырый торган 80 меңнән артык кеше исәпләнә, бу - республикада яшәүче һәр 48-нче кеше. Яман шеш авырулары белән авырый торган кешеләрнең саны арту хәзерге заманның җитди проблемасы булып тора. Һәм без моңа тиешенчә җавап бирергә тиеш" – дип ассызыклады бүген Республика киңәшмәсендә  ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International