ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген РКДҮдән Татарстанда беренче тапкыр ясалма сул йөрәк карынчыгы куелган пациент чыкты. Яр Чаллыдан 35-яшьлек ир кеше 2014 елның башында автомобиль бәрелешенә эләккән, шуннан соң аның йөрәк белән проблемалары башланган. Авыруга трансплантация кирәк иде, әмма донор әгъзасы халәтенең тиз начараюы белән бәйле аның көтәргә вакыты җитмәгән булырга мөмкин иде.


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 9 июлендә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин ТР ССМ БРКХдә озак дәваланучы балаларның ата-аналары өчен Россиядә беренче булган гаилә кунакханәсенә килеп китте. Министрның килүе кунакханәнең еллык бәйрәме уңаеннан балалар өчен үткәрелгән хәйрияле бәйрәм чикләрендә булды.

Бүген «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОда чара булды, аңа бөтен структуралы бүлекчәләрнең хезмәткәрләре чыктылар. Бина буендагы территорияне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча эшләр башкарылды.

Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов предприятие җитәкчеләренең аерым игътибарларын бергә көч куеп кына чишәргә мөмкин булган дәүләт мөһимлегендәге бурычны үтәүгә юнәлдерде.


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Кама балалар медицина үзәге «Волонтер» иреклеләр хәрәкәте һәм артистлар белән бергә сәламәт гаилә бәйрәмен оештырды. Ул Яр Чаллы шәһ. иң кызу хәрәкәтле Энтузиастлар бульварында үтте. Тамашачылар КБМҮдә эшләүче табиблар белән таныша, бәйгеләрдә һәм викториналарда катнаша, бүләкләр ала алдылар. Шулай ук төп приз тау велосипеды булган призлар уйнатуда катнаша алдылар.

2014 елның 8 июлендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Ерсубайкино авылы депутаты, «Татнефть» ААҖ генераль директорының капиталь төзү буенча урынбасары Николай Глазков, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Метрологик һәм техник тикшерү, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, ТР ССМ ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хайруллин, башка рәсми шәхесләр катнашуында капиталь төзәтүдән соң Ерсубайкино ФАПына тантаналы килү булды.
"Төзүче" стадионында Яр Чаллы шәһ. сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2014» Спартакиадасының финалы булды. Медицина хезмәткәрләре җиңел атлетика буенча финал ярышларда һәм аркан тарту буенча команда ярышында катнаштылар. Чаллының баш табиблары дартс турнирында төз атуларын һәм спорт белән мавыгуларын күрсәттеләр.


7
июль, 2014 ел
дүшәмбе

Үткән ял көннәрендә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчасте пенсионерларының 30 кешедән торган төркеме Чистай - Свияжск утрау-шәһәре маршруты буенча мавыктыргыч экскурсия сәфәрен кылдылар, бу шәһәрләрнең бай тарихи мирасы белән таныштылар. Сәфәр пенсионерлар өчен республиканың тарихи урыннарына туристлар маршрутларын даими оештыручы Медсанчасть җитәкчелеге булышлыгы аркасында мөмкин булды.

2014 елның 30 июненнән башлап 6нчы июленә кадәр ашыгыч медицина ярдәме табиблары 7292 тапкыр кешеләр коткарырга чыктылар. Бу узган атна белән чагыштырганда, 118 чакыруга кимрәк. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 114кә артты һәм 1445 чакыруны тәшкил итте. Бәхетсезлек очраклары да шулай ук күбрәк теркәлде – барлыгы 1021 очрак, шул санда юл-транспорт һәлакәтләре 63 очрак, янгыннар – 15. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 90 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5668 чакыру үтәлде, алардан көчле миокард инфаркты – 69, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 192.

Киңәшмәдә катнаштылар: РМФА академигы Александр Чучалин, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Малова, ТР ССМ баш пульмонологы Александр Визель, ТР ССМ баш терапевты Индус Сафин, ТР ССМ баш кардиологы Альберт Галявич, ТР ССМ РКХ баш табибы Рөстәм Гайфуллин һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәүче белгечләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International