ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Anadolu медицина үзәгенең директоры Türkan Ӧzilhan ханым җитәкчелегендәге Төркия Республикасының делегациясе белән очрашты. Яклар хезмәттәшлекнең агымдагы сораулары һәм мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар.
2014 елның 12нче июленнән 23енә кадәр Казанда FIE Халыкара фехтование федерациясе эгидасы астында Фехтование буенча дөнья чемпионаты үткәрелә. Бер күнегүләр ясау һәм ике ярышу мәйданчыгында ярышны медицина белән тәэмин итү «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның спорт медицинасы бүлекләренең спорт табиблары һәм медицина апаларының биш мобильле бригадасы көчләре белән һәм Казан шәһәренең ике Ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан үткәрелә.

15
июль, 2014 ел
сишәмбе
Табибларның карап чыгулары күченүчеләр урнашкан урыннарда, 1/07 һәм 1/08 адресы буенча «Камазжилбыт» тулай торакларында үтте. Кешеләргә кызамыкка каршы вакцинация ясау башланды.

14
июль, 2014 ел
дүшәмбе

11 июльдә  Казанда акад. В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенә 145-еллыгы һәм КДМУ психиатрия клиникасының 100-еллыгы хөрмәтенә багышланган тантаналы чаралар булды. Россиянең әйдәүче психиатрлары катнашуында фәнни- гамәли конференция, массакүләм  мәгълүмат чараларының вәкилләре өчен пресс-конференция, истәлекле ташны ачу һәм ТР сәламәтлек саклау министры  Адел Вафин катнашуында бал уздырылдылар.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 92гә әзәйде (көчле миокард инфарктлары саны 20гә әзәйде һәм баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары 3кә әзәйде). Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 83кә кимеде. Кояш сугу буенча чакырулар атна эчендә 1гә (узган атна эчендә – 2гә) кимеде. Бәхетсезлек очраклары буенча мөрәҗәгать итүләр саны 10га күбәйде, ЮТҺ буенча чакырулар саны 9га кимеде. Янгыннарга чакырулар саны 8гә күбәйде. Бала табулар саны 7гә күбәйде.

Яр Чаллының медицина эшчеләре Украинадан китәргә мәҗбүр булган күченүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыйдылар. ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко сүзләренә караганда, бу актив гражданлык позициясенең, шәфкатьлелекнең, дуслыкның һәм күршеләр белән яхшы мөгалләмәдә булуның яхшы үрнәге, без бүтән регионнардагы хезмәттәшләребезне, бизнес-структура вәкилләрен, иҗтимагый оешмаларны һәм илебезнең һәм Татарстан Республикасының битараф булмаган бөтен гражданнарын шулай итәргә чакырабыз.

11
июль, 2014 ел
җомга
Халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне камилләштерүнең республика максатлы программасы чикләрендә Югары Ослан район үзәк хастаханәсенең Шеланга табиб амбулаториясендә капиталь ремонт ясалды, ул медицина җиһазлары белән җиһазландырылды һәм 1нче июльдә танатаналы ачылды.
Әлмәттә ТР ССМ ӘМРның Сәламәтлек саклау идарәсенең  «Онкология белән авыручыларга паллиатив ярдәм күрсәтүне оештыру» проектын презентацияләү булды.
2014 елның 11 июлендә «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССО җитәкчесе Марат Тимерҗанов Татарстанның Менделеевск һәм Әгерҗе районнарында патологоанатомик бүлекнең модульле биналары төзелешенең барышы белән танышты. 
10 июньдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның чираттан тыш утырышы булды. Совет эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Рәзин улы Фатыйхов һәм шулай ук Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның әгъзасы да  булган «Татарстан Республикасының медицина эшчеләре ассоциациясе» КБП Президенты Ирина Борис кызы Питулова катнаштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет әгъзасының Эш регламенты һәм Этика Кодексы кабул ителде, ведомство оешмалары һәм хосусый оешмаларның вәкилләрен Совет составына кертү турында, иҗтимагый тикшерүнең яңа ысулларын эзләү буенча башкарылучы эшләрне камилләштерү турында сораулар тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International