2014 елда Татарстанда табибларның хезмәт хакы 38 мең 206 сумны тәшкил итәргә тиеш. Моның турында бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәте буенча комитетының утырышында Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева хәбәр итте.
Урта медицина персоналының хезмәт хакы 22 мең 275 сумга кадәр, кече медицина персоналының – 14 мең 908 сумга кадәр артырга тиеш. «Бөтен цифрлар яраштырылган, тиешле юл карталарында теркәлгән», – дип хәбәр итте министр урынбасары.
2013 елда, аның сүзләре буенча, табибларның хезмәт хакы 33 мең 447 сумны, урта медицина персоналының - 19 мең 325 сумны, кече медицина персоналының – 12 мең 95 сумны тәшкил иткән иде.
«2011 елның дәрәҗәсенә караганда табибларның хезмәт хакы 50 процентка якын артты»,– дип билгеләде Е.Шишмарева.
Сабыйлык һәм аналык үлеме саны мәсьәләләре Россия Федерациясе субъектлары эшчәнлекләренең иң мөһим күрсәткечләре булып торалар һәм дәүләт дәрәҗәсендә күзәтеләләр. Оператив мәгълүматлар буенча, сабыйлык үлеме саны Республикада бу елның январь-март айларына үткән елдагы тиңдәш чор белән чагыштырганда (7,99 промилле) 6,4 промиллены тәшкил итте. Сабыйлык үлеме саны күрсәткече бу елның ике аена Россия Федерациясендә 7,9‰ны, Идел буе федераль округында 8,0‰ны тәшкил итә. Киңәшмә барышында министр А.Ю.Вафин, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сабыйлык һәм аналык үлеме санының һәр очрагын җентекләп анализлый, клиник-экспертлы эш үткәрелә, эшче төркемнәр медицина оешмаларына чыгалар, Республика Координация киңәшмәсенең оператив штаблары һәм утырышлары үткәреләләр, дип билгеләде. Мондый эш медицина ярдәмен оештырудагы бозуларны ачыкларга һәм үлем очракларын профилактикалаудагы конкрет бурычларны билгеләргә рөхсәт итә.
Бөтендөнья банкының, ММИФФ һәм Территориаль ММИФның вәкилләре «4нче ШХ «Студенческая» ДАССОна килеп киттеләр. Кунакларны оешма бүлекчәләренең эшләре, Казанның ЮУЙда укучы студентларына медицина ярдәмен күрсәтүнең үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Делегациянең әгъзалары сырхауханәнең дәвалау-диагностикалау мөмкинлекләре белән канәгать булдылар.
«ТКРКХ» ДАССО җирлегендә «Кичектергесез кардиология буенча мәктәп» дигән республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә ТР ССМ югары технологияле медицина ярдәмен оештыру бүлегенең башлыгы Фролов Д.Н., Россиянең ФМБАның физика-химия медицинасы ФТО ФДБФОның әйдәүче фәнни хезмәткәре Явелов И.С. (Мәскәү шәһ.), м.ф.д., «МССД 51нче ШКХ» ДБССОның кан тамырларының беренчел бүлегенең җитәкчесе, РФ ПЭИнең «УФМҮ» ФГБОның нефрология курсы булган терапия, кардиология һәм функциональ диагностика кафедрасының профессоры Затейщиков Д.А. (Мәскәү шәһ.) катнаштылар. Конференциядә кичектергесез кардиология мәсьәләләре һәм миокард инфарктын дәвалауның хәзерге заман алымнары каралдылар. Аерым игътибар миокард инфаркты вакытында ДПОна иртә мөрәҗәгать итүнең кирәклеге турындагы мәсьәләләргә бирелде. Шулай ук үпкә артериясенең тромбоэмболиясен диагностикалау һәм кичектергесез дәвалау һәм практикада тромбоэмболияне дәвалау буенча темалар каралдылар.
Фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Республикасының бөтен үзәк район хастаханәләреннән 170 табиб һәм ТР ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең хезмәткәрләре катнаштылар.20нче апрельдә Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Милли донорлар көне билгеләнеп үтелә. Бу Көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен үзләренең каннарын риясыз бирүче кешеләргә багышланган. Бу Көн шулай ук донорлар канын алучы һәм аны тикшерүче медицина хезмәткәрләренә багышланган. Бәйрәмне үткәрергә сәбәп булып тарихта иң мөһим вакыйга - 182 ел элек 1832 елның 20нче апрелендә яшь петербург акушеры Андрей Вольфның каны киткән бала табучы хатынга кан җибәрүне беренче тапкыр уңышлы үткәрүе торган. Хатын-кызның гомере табибның дөрес эшләве һәм пациентканың иренең донорлар каны ярдәмендә коткарылган. Илебездә беренче уңышлы кан җибәрү истәлегенә 20нче апрель Милли кан донорлары көне итеп игълан ителгән.
Баулы РҮХдә районның сәламәтлек саклавы ветераннарының очрашуы узды.
Соңгы елларда хастаханәдә эшләнгән эш турында мәгълүмат белән «Бавлы РҮХ» ДАССО баш табибы Г.В. Алексеев чыгыш ясады. Ул Республиканың сәламәтлек саклавы үсешенең бүгенге төп юнәлешләре турында сөйләде.
«Сезнең тәҗрибәгез – безнең тормышыбызның бик мөһим өлеше», - дип билгеләде баш табиб. «Сезнең фикерләрегез, аеруча авыл районнарында яшәүче ветераннарның фикерләре, шартларның үзгәрүләренә үз вакытында илтифат итү өчен безгә бик мөһим. Нәкъ менә ветераннар үзләренең сәламәтлек саклауда булган бик мөһим эш тәҗрибәләрен яшьләргә тапшыра алалар» – дип әйтте Г.В. Алексеев. Очрашуның төп темасы Баулы районының сәламәтлек саклау ветераннарының советын оештыру һәм формалаштыру, советның төп фикерләрен раслау һәм аның мәсьәләләрен билгеләү булды. Киләчәктә «Бавлы РҮХ» ДАССОның идарәсе һәм профсоюз комитеты белән эш планлаштырыла. Профсоюз комитеты ветераннар советын «Беркем дә онытылмады» акциясендә катнашырга чакырды.Татарстан Республикасына эш визиты белән Россиянең төньяк өлешеннән – Мурманск өлкәсеннән кунаклар килеп киттеләр. Мурманск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе 5 кеше составында сәламәтлек саклау министры урынбасары Л.Г. Ушакова җитәкчелегендә республиканың иң зур дәвалау оешмаларын карап чыкты. «Төрле программаларны гамәлгә ашыру өлешендә, шулай ук халыкка медицина ярдәмен күрсәтү шартларын яхшыртуда Татарстан сәламәтлек саклавының тәҗрибәсе турында без күптән ишеткән идек, шуңа күрә барысын да чынбарлыкта күрәсе килгән иде» дип билгеләде Людмила Ушакова.
Бүген Казан медуниверситетында ректор һәм Гыйльми совет әгъзаларын сайлау булды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты дип ЮУЙның «Татар-информ» ИА хәбәр итте.
КДМУ ректоры постына өч кандидат: квалификацияне күтәрү һәм кадрларга яңадан һөнәри белем бирү факультеты деканы, профессор Н.Әкрәмов, медицина-профилактика факультеты деканы, профессор И.Мостафин һәм хәзерге КДМУ ректоры, профессор А.Созинов – дәгъва иттеләр.
Әкрәмов үз кандидатурасын тавыш бирү алдыннан алды. Ә Мостафин һәм Созинов ЮУЙ үсешенең төп юнәлешләрен, максатларын һәм мәсьәләләрен күрсәтеп программалы чыгышлар ясадылар. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш А.Созинов өчен бирелде. Ул бөтен анда булган кешеләргә үз кандидатурасын яклаган өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук конференция делегатлары яңа Гыйльми совет әгъзаларын сайладылар. Совет составына ТР сәламәтлек саклау министры А.Вафин, 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибы М.Садыйков һәм КДМУның медицина-фармацевтика колледжы директоры Н.Мусин керделәр.Татарстан Республикасында беренче тапкыр Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» ТР ДАССОсының рентгенохирургия бүлеге шартларында онкология бүлегенең 75 яшьлек Н. исемле пациентының бавырындагы яман шешенә химиоэмболизацияясалды.
Моңа кадәр пациент ашказаны авыртуы белән комплекслы дәвалау үткән иде. Әмма соңгы тикшеренү вакытында бавырының 8нче сегментында авыруның икенчел чыганагы ачыкланган иде. Шуның белән бәйле, табиб-рентгеноэндоваскуляр хирург Заһидуллин Булат Искәндәр улы һәм табиб-онколог Макаров Николай Николай улы җитәкчелегендә рентгенангиохирурглар бригадасы яман шешне тукландыручы кан тамырын селектив химиоэмболизацияләү методикасын кулланды. Шешне тукландыручы кан тамырына «Доксорубицин» химиопрепараты белән туендырылган эмболизияләүче материалның эремәсе кертелде.
Бу методиканы кертү атналык видеоконференцияләрнең берсендә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин куйган йөкләмәне үтәү булып тора.
Үткәрелгән кысылыштан соң пациент «АМЯХ» ТР ДАССОсының онкология бүлегенең палатасына күчерелде.
2014 елның 31 мартыннан башлап 4 апреленә кадәр кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1356 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 364 кеше, кабаттан баручылар – 988 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1356 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1356 литр.