Концерт Бөтендөнья онкология авырулы бала көнендә – 15 февральдә узачак. Бу инде ТР Дәүләт симфоник оркестрының һәм маэстро Александр Сладковскийның дүртенче концерты. Бөтен җыелган акчалар Татарстан Республикасында Беренче балалар хосписын төзү өчен Анжела Вавилова исемендәге Фондка күчереләчәк.
Төрле елларда анда актриса Чулпан Хамматова, телетапшыруларны алып баручылар Лилия Гильдеева, Дмитрий Нестеров, Ольга Лаврова, Роман Ерыгин катнаштылар. Бу концертлар аркасында 10 млн сумга якын акча җыелды.
Җәй көнне төзелә башлаган хоспис бинасында бүген вент-фасад эшләре бара. Иң якын көннәрдә эчке эшкәртү башланачак. 1 июньдә беренче чиратны (18 яшькә кадәрге балалар өчен 12 урынлы 10 палатаны) тапшырырга планлаштырыла. Хоспис төзүнең гомуми бәясе 154,2 млн сум тәшкил итә. Бүгенге көнгә 99 млн сум акча җыелган. Беренче һәм икенче чиратларны җибәрергә тагын 70 млн кирәк (икенче чират тагын өлкән кешеләр өчен булган 19 урынлы 10 палатаны тәшкил итәчәк).
Рөстәм Миңнеханов Аксубай РҮХнең бала табу бүлегенә килеп китте. Аксубай район үзәк хастаханәсенең капиталь ремонт ясалган акушер бүлеге 317 кв.м. бинада урнашкан һәм 19 койкага исәпләнгән. Капиталь ремонтның бәясе 4,5 млн сум тәшкил итте, шулай ук җиһазлар һәм мебель 2,5 млн сумга сатып алынган, шул санда үпкәләрне вентиляцияләү аппараты, яңа туган балалар өчен кювезлар, җылыту белән кечкенә карават, фето-монитор һәм Республика клиник хастаханәсе белән элемтәгә керү өчен монитор, шул монитор ярдәмендә РКХ белгечләре көчле авырый торган яңа туган балаларны күзәтү алып барачаклар.
Республика Президенты бүлекнең палаталарын карап чыкты һәм бала табучы хатыннар өчен капремонттан соң оештырылган уңайлы шартларны югары бәяләде.2014 елның 3–7 февралендә Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1197 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 213 кеше, кабаттан баручылар – 984 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1217 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1217 литр.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре Малышева И.Ю., Кравченко И.Э., Долгова Р.М. «ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге» ДАССОна (түбәндә – СПИД үзәге) бардылар һәм бүлекчәләрнең эшчәнлеге белән таныштылар. Визит барышында алар узган елның нәтиҗәләренә һәм 2014 елның мәсьәләләренә багышланган медицина киңәшмәсенең эшендә катнаштылар.
СПИД үзәгенең эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча төп доклад белән баш табиб Галиуллин Нияз Ильяс улы чыгыш ясады. Ул «Сәламәтлек» милли проекты үтәлешенең, ВИЧ-йогышлы авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүнең, профилактикалау эшенең һәм 2013 елда булган эшчәнлекнең башка юнәлешләренең ирешкән күрсәткәчләрен билгеләде. 2014 елга республиканың СПИД хезмәтенең приоритетлы мәсьәләләре билгеләнде.