«4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда җәрәхәтләр вакытында табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтүгә багышланган акция узды. Акция чикләрендә җәрәхәтләнүне профилактикалау темасына Суворов училищесының курсантларына лекция укылды, шулай ук аяк-кулларның, умыртка баганасының җәрәхәтләре вакытында мобилизацион шинлар салу буенча мастер-класс уздырылды.
Студентлар сырхауханәсенең администрациясе һәм хезмәткәрләре бу чаралар җәрәхәтләнүнең күрсәткечләрен киметергә мөмкинлек бирерләр, ә шулай ук җәрәхәтләр вакытында табибка кадәр дөрес һәм үз вакытында беренче ярдәмне күрсәтүгә булышырлар дип ышаналар. Бу – булачак хәрбиләр арасында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
«4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы үз бинасында сәламәтлегенә битараф булмаган бөтен кешене күрергә шат.Татарстан Республикасының башкаласына эш визиты белән Италия делегациясе килеп китте. Атап әйткәндә, визит барышында алар «4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССО һәм «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның эшләре белән таныштылар.
«4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССОнда кунакларга дәвалау оешмасының техник җиһазлавы турында сөйләделәр: электрон чират системасын, кичектергесез ярдәм блогының иң яңа медицина җиһазларын күрсәттеләр. Делегация катнашучылары көндезге стационар, төзәтү дәвалау бүлегенең, ә шулай ук стоматология һәм дәвалау-профилактика бүлекләренең эшләрен югары бәяләделәр. Әңгәмә барышында яклар Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру вакытында медицина оешмаларының эшләгән эше буенча фикер алыштылар.
Казанның «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОнда делегация Ашыгыч медицина үзәгенең эше белән танышты. Делегатлар Үзәкнең стратегик мөһим бүлекләренә: кабул-итү-диагностикалау бүлегенә, операцияләр блогына, анестезиология һәм реаниматология бүлегенә бардылар. Шулай ук диагностика хезмәтенең мөмкинлекләре күрсәтелде.2012 елның октябрендә һәм 2013 елның декабрендә Әлмәттә гомуми практика табибларының «Гаилә табибы» офисы һәм балалар табибының «Педиатр һәм Мин» офисы ачылдылар. Эш визиты белән чираттагы мәртәбә аларда буген ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Равил Хәйруллин килеп китте: «Без адым ераклыгында булган балалар һәм өлкәннәр табиблары офисларының һәм гаилә практикасының киләчәкләренә ышанабыз. Бу медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын күтәрү факторларының берсе, аның нигезе».
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
2014 елның 20-24 гыйнварында Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1447 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 323 кеше, кабаттан баручылар – 1124 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1457 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1457 литр.
28 гыйнварда «Эхо Москвы» радиостанциясенең туры эфирында ТР ССМ РКОД баш табибы Р.Ш. Хәсәновның интервьюсы булачак. «ТР онкология авыруларын диагностикалау һәм дәвалау» темасына интервью «Персонально Ваш» проектында 11.10 башлап 11.45кә кадәр 105,8 FM ешлыгында. Интервью барышында 8(843) 511-99-11 телефоны буенча шалтыратырга һәм туры эфирда сораулар бирергә мөмкин. Р.Ш. Хәсәнов белән әңгәмә 4 февральдә билгеләнә торган «Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көне» алдында уздырыла.
Үзәкнең лаеклы бүләкләр копилкасы Хөкүмәт Премиясе Лауреатының Кубогы белән тулыланды. Бу елда РКДҮ Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәнбер Лауреат булды. Бүләкләү церемониясендә ТР Премьер-министры Илдар Хәкимов, ТР Премьер-министрының урынбасары – сәнәга һәм сәүдә министры Равил Зарипов, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнаштылар. Регионара клиник-диагностик үзәгенең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин бүләкне премьер-министр кулыннан алды.