72 нче яшендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, озак вакытлар Республика клиник хастаханәсенең колопроктология бүлеген җитәкләгән Сергей Николаевич Коломенский вафат булды.
Ледяева Надежда Ивановна-Әлмәт үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы диетик . 1969 елда фельдшер белгечлеге буенча Шентала медицина училищесын тәмамлый. 50 елга якын Надежда Ивановна Әлмәт район үзәк хастаханәсендә эшләгән, 2021 елның гыйнварында лаеклы ялга китәргә булган.
Казанның 20нче номерлы шәһәр сырхауханәсе каршында, Бигичев ур., 13 адресы буенча урнашкан, яңартылган хатын-кызлар консультациясе ачылды. Сырхауханәнең ачылышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков катнашты. Хатын-кызлар консультациясе мөдире Нагуманова Эльвира Илдус кызы консультациянең эшчәнлеге белән таныштырды.
Вакцинациягә әзерләнү һәм процедурадан соң үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында Яр Чаллының 6нчы номерлы шәһәр сырхауханәсенең табиб-эпидемиологы Светлана Олеговна Старикова сөйләде.
Казанның Яңа Савин районында 7нче номерлы шәһәр хастаханәсе янында урнашкан Акчарлак күлләрен реконструкцияләү планлаштырыла. Булачак иҗтимагый киңлек проекты белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Ашыгыч медицина ярдәме станциясе табиблары һәм фельдшерлары эш режимы, эш күләме, ялган шалтыратулар турында сөйләде. Шалтыратуларга медиклар бригадасы белән бергә «Эфир Түбән Кама» телеканалы журналистлары да чыкты.
Казан мэры Илсур Метшин 18-нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы амбулатор травматологиянең яңа ъзәге эше белән танышты. Яңа үзәк Мәүләтов урамында урнашкан.
Казан дәүләт медицина университеты студентлары Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин белән очрашуда катнашты. Онлайн конференция Россия студентлары көнендә узды. Очрашуда барлыгы сигез шәһәрдән студентлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында оештырылды.
Утырышта катнашучылар 2020 елда сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләделәр.
Чаллының 63 нче микрорайонында социаль ипотека буенча төзелгән 414 фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев һәм Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.