ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

25 сентябрьдә Түбән Кама егете Михаил Костинны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр-эш урынында имгәнү нәтиҗәсендә егетнең уң кулындагы өч бармак зыян күрә.

Республика балалар клиник хастаханәсе администрациясе Стратегик инициативалар агентлыгының делегациясен клиника эше белән таныштырган соң, оешманың структур бүлекчәләрен күрсәтте.

Чирмешән хастаханәсендә районның өлкән буын табибларына багышланган тантаналы чара узды. Чирмешән үзәк район хастаханәсендә лаеклы ялга киткән табибларны, шәфкать туташларын, санитаркаларны һәм техник персоналны беркайчан да онытмыйлар.

Коморгуза авылында "Сәламәт йөрәк" сынау проекты кысаларында Әтнә район үзәк хастаханәсе фельдшер-акушерлык пункты фельдшерлары һәм Казан белгечләрен җәлеп итеп, гипертония буенча пациент мәктәбе үткәрде.

Түбән Камада гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләре кысаларында чаралар узды. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча команда-штаб күнекмәләренә ашыгыч медицина ярдәме бригадалары һәм Түбән Кама Үзәк район күп тармаклы хастаханәнең ГО һәм ГХ штабы җәлеп ителде.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы (алга таба-министрлык) 2021 елга Министрлык максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыруның башлануы турында игълан итә.

Татарстанга эш визиты белән Кырым Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килде. Очрашу кысаларында кунаклар Татарстанның дәвалау оешмалары эше белән танышачак.

Октябрьнең беренче дүшәмбесендә Халыкара табиб көне билгеләп үтелә. Бу көн бөтен дөнья табибларының теләктәшлек һәм актив гамәлләре көне дип санала.

Самара өлкәсендә яшәүче 63 яшьлек ир-атның сөт бизе метастазлы яман шеше  һәм простата шешен  диагностикалаганнар. Анда пациентка операция ясарга алынмаганнар, чөнки аның диабет, пневмофиброз,йөрәк җитешсезлеге була.

Август ахырында санитар авиация Татарстанда яшәүче 43 яшьлек ир-атны Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерә. Табиблар күкрәк аортасы өзелү һәм катламлану диагнозы куя. Ир-атның аркасында һәм күкрәгендә көчле авыртулар булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International