ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында DENTAL KAZAN EXPO халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Татарстан Стоматологиясе» форумы уза.

Германиядән акушерлык һәм гинекология өлкәсендә экспертлар Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге коллективы белән очраштылар. Визит КДМУда Германия профессорларының белем бирү чаралары чикләрендә булды.

Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәгендә Мәскәү шәһәреннән курслар һәм тренингларны алып баручы танылган акушер Инна Мишукова чыгыш ясады. Ул хатын-кызларны җиңел һәм матур итеп бала табарга өйрәтә.

Ел саен Республика медицина профилактикасы үзәге  күкрәк сөте белән туудан 1 яшькә кадәр баланы  имезүче яшь әниләр арасында «Күкрәк сөте ашату турында мин нәрсә беләм?» радиоконкурсын уздыра. Конкурс булачак әниләргә баланың яхшы сыйфатлы үсеше һәм киләчәктә аның сәламәтлеген саклау өчен күкрәк сөте ашатуның файдасы турында хәбәр итә.

Актаныш районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган җәйге спартакиада узды. Районның 26 оешмасы һәм учреждениесе арасында спорт ярышларында Актаныш ҮРХ командасы катнашты.

Татарстан Республикасы стандартлаштыру, метрология һәм сынау дәүләт региональ үзәгендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының региональ этабы узды.

ТР прокуроры Илдус Нәфыйков үз вакытында гамәлләре кеше гомерен саклап калган ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 6 июнендә Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә Халыкара фәнни-гамәли «Бавыр һәм ашказаны асты бизенең хирургиясенең хәзерге заман дөнья стандартлары»  дигән симпозиум узачак.

Ашыгыч педиатриянең көнүзәк бүлекләре буенча квалификация күтәрү циклын Түбән Кама шәһ. Перинаталь үзәге белән БШХнең табиблары-педиатрлары узды.

Республика клиник хастаханәсендә микробиология буенча фәнни-гамәли «Бактериаль препаратларга сизгерлекне билгеләүнең көнүзәк аспектлары» дигән конференция уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International