Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллективы Капков Вил Мәхмүд улы – 15 елдан артык Республика клиник хастаханәсендә физиотерапия бүлегенең мөдире булып эшләгән югары категорияле табиб-физиотерапевт – гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Казан шәһәре Сугыш ветераннары госпиталендә «Ревматологиядә тернәкләндерүнең көнүзәк мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә ТР ССМ баш штаттан тыш ревматологы, КДМУ госпиталь терапия кафедрасы доценты, м.ф.к. С. П. Якупова, ТР ССМ медицина тернәкләндерүе буенча баш штаттан тыш белгече, КДМА тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасының мөдире, м.ф.д Р. А. Бодрова, Казан шәһәренең 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире Р. В. Мухина, КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, м.ф.к. С. А. Лапшина катнаштылар.
Федераль кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белән берлектә Республика СПИД үзәге Казан шәһәре предприятиеләренең хезмәт коллективлары өчен ВИЧ-йогышына аноним экспресс-тест үткәрәләр. Бүген Бөтендөнья тест үткәрү көне кысаларында профилактик акция белән белгечләр «Дәүләт практик оптика институты» ФПО » ААҖдә булдылар. Теләүчеләр ВИЧ-йогышына бушлай аноним экспресс-тест уздылар. Бүгенге акция кысаларында үзенең ВИЧ-статусын 33 кеше белде.
Казанда Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көненә туры китерелгән «Бу н0ль түгел» акциясе узды. «Ышаныч» СХККҮ ЯС МБУ (МБУ МП КЦСО) «Сайлау» Бәйлелекләрнең профилактика үзәгенең хезмәткәрләре зыянлы һәвәслек нинди куркынычларны үз эчендә саклаганлыгы турында шәһәр халкына сөйләр өчен Казан паркларына чыктылар. Шулай ук белгечләр «алкогольсыз сыраны» эчүгә акцент ясадылар.
Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә балаларны медицина тернәкләндерүе профиле буенча яңа клиника-статистик төркемнәрне кертү мәсьәләсе буенча фәнни-гамәли җыелыш узды. Чарада БРКХ хезмәткәрләре, шулай ук эшчәнлекләре балаларны тернәкләндерү белән бәйле булган Казан шәһәре медицина учреждениеләренең белгечләре катнаштылар. Медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасының профессоры, югары категорияле табиб, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-балалар реабилитологы Гайнетдинова Динә Дамир кызы төп доклад белән чыгыш ясады. Ул шкаллы бәяләү һәм балаларда тернәкләндерү маршрутизациясе турында сөйләде.
26 июньдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара наркотик чаралар һәм аларның законсыз әйләнеше белән артык мавыгуга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Наркотиклар белән артык мавыгу халык сәламәтлегенә һәм иҗтимагый иминлеккә бик зур зыян китерә, күп кенә илләрдә җәмгыятьнең тыныч үсешен һәм тотрыклы яшәешен куркыныч астына куя. Традицион рәвештә Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» дигән Республика наркотикларга каршы акциясе үткәрелә, аның кысаларында 30 майдан башлап 30 июньгә кадәр төрле профилактик чаралар үткәрү планлаштырыла.
№1(32) Healthy Nation журналының чираттагы чыгарылышын хәзер электрон версиядә дә карарга була. Номер Медицина хезмәткәре көненә һәм «Ел табибы – Ак чәчәкләр» Республика премиясенә багышланган иде. Журналда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның тармак үсешенең өстенлекләре турында эксклюзив интервьюсы бастырылган. Әйдәп баручы белгечләрдән булган фәнни-популяр мәкаләләр блогы ирләр сәламәтлегенә багышланган. Шулай ук эксперт Сколтехның сәламәтлек саклауда блокчейнны куллану перспективалары турында интервьюсы һәм бик күп башка медицина хезмәткәрләренең киң даирәсенә кызыклы булачак мәкаләләр бастырылган. Журналның электрон версиясен нәшриятның яки Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында таба аласыз. Healthy Nation укыгыз – сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы тенденцияләрне һәм яңалыкларны белеп торыгыз!
Татарстанда кызу һава торышы саклана. Республика халкына эсседә гади үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Эссе көннәрдә, беренче чиратта, физик активлыкны түбәнәйтергә кирәк. Кеше организмында җылылык алмашуы (метаболик җылылык продукциясе) физик активлык дәрәҗәсенә, акклиматизациягә, яшькә һәм тән төзелешенә бәйле. Кешеләр эссе һава торышында физик активлык вакытында куркынычлыкның артуы һәм эссе кабуның симптомнары турында белергә тиешләр.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме хезмәтенең табиблары 7192 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1864 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1040 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәте урыннарына 31 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 38 кеше зыян күрде, 1 кеше вафат булды, 16 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина ярдәменең табиблары 118 тапкыр чыктылар.Төрле авырулар буенча 5418 чакыру башкарылды, алар арасында көчле миокард инфаркты – 56, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 189.
Зәйдә газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Ярдәм сорап табибларга 2 кеше мөрәҗәгать итте, аларның халәте канәгатьләндеререлек дип бәяләнә, кирәкле медицина ярдәме күрсәткәннән соң аларны амбулатор дәвалануга җибәрделәр. Вакыйга урыныннан 8 кеше хастаханәгә урнаштырылды, шул санда унөч яшьлек бала. Аларның барысы да Зәй ҮРХнә китерелде. Хастаханәдә бер кеше вафат булды. Зыян күрүчеләрнең икесе, шул санда берсе яшүсмер, реанимациядә авыр хәлдә яталар. Республика клиник хастаханәсенең Пешү үзәгенә китерү өчен алар артыннан ГТХМ МИ-8 спецборты очарга чыкты. Калганнарның (5 кешенең) халәте урта авырлыктагы дәрәҗәдә буларак бәяләнә.