ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Узган елда Татарстанда яман шешләр килеп чыгуының 15 мең очрагы беренче тапкыр ачыкланды. Сөт бизләренең яман шеше (12,7%), тиренең яман шеше (12,4%), юан эчәкнең (11,1%), үпкәләрнең (9,9%), мәни бизенең (9,3%) яман шешләре иң киң таралаганнар дип табылдылар. Ирләр арасында мәни бизенең яман шеше (18,8%) 2014 һәм 2015 елларда иң киң таралган дип табылды.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстанда 1500 артык терминаль бөер кимчелеге белән пациент программлы гемодиализда тора. Тормышка өмет биргән процедураны уздыру эшләүче кан тамырларына керүдән башка мөмкин түгел (шул кан тамырлары аша «Ясалма бөер» аппараты тоташтырыла). Ләкин кан тамырына керү чикләнгән – төрле өзлегүләр аның какшап торуына китерә ала.

Бүген Республика медицина профилактикасы үзәгенең һәм Республика наркология диспансерының белгечләре «Яңа Юдино» Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенә килеп киттеләр, анда алар кеше организмына алкоголь һәм тәмәке тартуның йогынты ясавы турында  балаларга сөйләделәр.

Бүген Югары Ослан районының Үзәк район хастаханәсендә Донор көне узды. Акциягә салада яшәүчеләр дә, хастаханәнең белгечләре үзләре дә кушылдылар. Коткаруда мохтаҗ булучы кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен 57 кеше һәм хастаханәнең 13 хезмәткәре кан бирделәр.

Татарстанның онкология диспансеры 1946 елда оештырылды, ул вакытта аның ятак күәте 5 ятак тәшкил итте. Бүген « ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОсы – Татарстанның онкология хезмәтенең эшчәнлеген җитәкчеләүче Идел буе округының иң зур медицина оешмаларының берсе.

Авыз куышлыгы артыннан карау буенча нинди матдәләр һәркемдә булырга тиеш һәм алар белән ничек дөрес кулланырга, дип бүген Заречье балалар сәламәтләндерү лагерының балаларына Казанның  5нче номерлы стоматология сырхауханәсенең табиблары һәм «Сәламәт елмаюлар» хәрәкәтенең КДМУ волонтерлары сөйләделәр.


9
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан ММЧ җитәкчеләре һәм баш мөхәрирләре Иннополис шәһәрендә ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең Медицина үзәгенә килеп киттеләр.

Бүген 5нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсенең табиблары һәм «Сәламәт елмаю» хәрәкәтенең волонтерлары «Яңа Юдино» җәйге сәламәтләндерү лагерына кереп чыктылар.

Тәмәке тарту гына түгел, ләкин зарарлы производстволарда эшләү, төрле сумалаларны, эфирларны һәм башка зарарлы матдәләрне  сулау да онкология үсешенең факторлары була ала. Үпкә онкологиясе үсешенең алдыннан озакка сузылган ялкынсыну процесслары (озакка сузылган пневмония, озакка сузылган бронхит, элек кичерелгән туберкулездан соң үпкәдәге җөйләр) була алалар.

Казан дәүләт медицина университетына Япония премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасегава башлыгында Япония делегациясе килеп китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International