Гиподинамияне профилактикалау буенча ункөнлек чикләрендә Базарлы Матак саласының үзәк паркында Базарлы Матак РҮХнең баш табиб урынбасары Эллада Плаксина салада яшәүчеләргә гиподинамия нәрсә ул, бу авыру нинди куркынычлык китерә һәм дөрес яшәү рәвеше турында сөйләде. Аннан соң РҮХ хезмәткәрләре паркта ял итүчеләр өчен флешмоб оештырдылар. Хастаханә хезмәткәрләре гиподинамиядән ничек сакланып калырга дигән белешмәлекләр тараттылар. Кинооешманың хезмәткәрләре үз чиратларында салада яшәүчеләр өчен ачык һавада «Сердце-неутомимый насос» дигән прфилактик фильм карауны оештырдылар.
2016 елның 8 августында 18.25 сәг. Сарман районында Җәлил-Әлмәт автоюлының 2нче км ЮТҺ булды.
2016 елның 1 июленнән башлап 31нә кадәр травмалар сәбәпле РКХнең травматология үзәгенә 2798 мөрәҗәгать итү булды. Ешрак кешеләрнең куллары (849 мөрәҗәгать итү), аяклары (813 мөрәҗәгать итү) һәм башлары (656 мөрәҗәгать итү) җәрәхәтләнделәр.
1 августтан башлап 7нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8005 чакыру үтәде.
Чакыруларның күбесе – 6073 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 33 инфаркт һәм 177 инсульт. Җәмәгать урыннарына 1696 чакыру булды. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм табиблары 1198 тапкыр чыктылар, аларның 58 – 68 кеше зыян күргән, 30 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 1 кеше үлгән юл-транспорт һәлакәтләре. Янгыннарга ашыгыч ярдәм хезмәте 23 тапкыр чыкты. Бала табуларга 120 чакыру керде.
Республика клиник хастаханәсенең дәвалау физкультурасы бүлегенең мөдире, баш гыйльми хезмәткәре Владимир Айдаров Мәскәү халыкара мәгариф салоны – 2016 чикләрендә тирәнтен тикшерүләрдә, эшләп чыгаруда, клиник тикшеренүләрдә тәэсирле ярдәм күрсәтү өчен һәм «Элекон» заводы АҖ белән күпьеллык хезмәттәшлек өчен алтын медаль һәм диплом белән бүләкләнде («Медицинада фән сыешлы технологияләр» номинациясе). Конкурсның җитәкчеләре РКХнең баш табибы Рөстәм Гайфуллинга «Элекон» заводы АҖ белән күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт һәм хөрмәт белдерделәр.
Тоцилизумабны кабул итү шартында ювениль ревматоид артрит белән пациентка йөклелеген күзәтү очрагы Зальцбургта (Австрия) узган эчке авырулар буенча медицина семинарында иң яхшы дип танылды һәм «Иң яхшы клиник үрнәк өчен» диплом белән бүләкләделәр ( гыйльми җитәкче – госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Абдулгәниева Д.И.).
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш сәфәре чикләрендә Лениногорск үзәк хастаханәсенә килеп китте. Анда капиталь ремонттан соң балалар стационары ачылды.
4нче номерлы шәһәр «Студенческая» сырхауханәсенең яшьләргә дус булган «Отражение» клиникасының психологы һәм сырхауханәнең табибы «Ковчег» реабилитацион үзәгенә килеп киттеләр, анда алар аеклыкта фикерләрне тапшыру күнекмәләрен үстерүдә пациентлар өчен тренинг уздырдылар. Пациентлар үз сәламәтлекләрен дә тикшерделәр: пульс, артериаль кан басымын үлчәделәр һәм табибның консультациясен алдылар.
Бүген төнге 2 сәг. 39 мин. Сарман – Яр Чаллы а/ю 4 километрында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль һәм Газель автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Әлмәт медсанчастенә урнаштырылдылар. Гадәттән тыш хәл урынына Сарман АМЯ бригадасы чыкты.
Түбән Камада 2нче номерлы сырхауханә узган елда масштаблы тергезүдән соң ачылды. Дәвалау оешма эшенең 11 ай эчендә 185 меңнән артык кеше дәвалау узды.