ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

«РМПҮ» ДАССОсы белән Универсиада Авылында студентларга һәм хезмәткәрләргәкомплекслы скрининг-тикшерү үткәрелде. 2 атна эчендә 370 кеше тикшерүне үтте, алар арасында 104 кеше (28%) сәламәт. Бөтенесе 302 хатын-кыз (217дә – риск факторлары) һәм 68 ир (49да – риск факторлары) тикшерелде.


1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
«4нче номерлы «Студенческая» ШС» ДАССОда «Отражение (Чагылыш)» яшьләргә дус булган клиникасы белгечләре һәм табиблары белән «Белергә – димәк яшәргә» дигән акция оештырылды.

Казанда (Горьковское шосседа) ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше (баласыз) зыян күрде. Бер кеше ЮТҺ урынында вафат булды. Өч зарар күргән кеше – 1се авыр хәлдә, 2се уртача авыр хәлдә Казанның «12нче Шәһәр клиник хастаханә» ДАССОна тапшырылды. Ике зыян күргән кеше кәнәгатьләнерлек хәлдә амбулатор күзәтүгә җибәрелде.

ЮТҺ урынына Казан шәһ. өч ашыгыч ярдәм бригадасы барды.

Массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарулар аркасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: үзара килешеп эшләнгән график буенча СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәшү буенча республика үзәгенең гаризасына ярашлы 2014 елның икенче яртысына һәм 2015 елга ретровируска каршы препаратларны сатып алу гамәлгә ашырылган. Препаратларны китереп торулар график буенча, өзлелксез гамәлгә ашырылалар. Хәзерге вакытта ВИЧ-йогышны дәвалау өчен бөтен препаратлар җитәрлек микъдарда бар.


28
ноябрь, 2014 ел
җомга

Бу чараны уздыру ВИЧ/СПИД авыруы турында тагын бер мәртәбә сөйләшергә һәм һәм аның белән көрәшү буенча чаралар рәтендә яшьүсмерләрне катнашуга тартырга, шулай ук бу авыру белән бәрелешүдән үсеп килә торган буынны сакларга мөмкинлек бирде.

Тәтеш районында «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның белгечләре белән прививка кабинетларының шәфкать туташлары һәм районның ФАП фельдшерлары өчен вакцинопрофилактика мәсьәләләре буенча күчмә өйрәтү семинары оештырылды.

Бу чараның максаты – прививка кабинетларының эшен оештыру буенча медицина хезмәткәрләрен өйрәтү, халык арасында вакцинация буенча санитар-мәгърифәтчелек эшкә һәм профилактик прививкалардан ата-аналарның баш тартуларын профилактикалауга өйрәтү.


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда диспансер исәбендә 11 меңнән артык ВИЧ-йогышланган кеше, алар арасында – 120 бала, тора. Бу мәгълүматларны бүген Матбугат һәм масса-күләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгында узган, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган пресс-конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактика ярдәме бүлеге башлыгы Ирина Малышева тавышландырды.

Баш табиб Гөлсинә Шәмсиева җитәкчелегендә «Әлмәт РҮХ» ДАССОның делегациясе Ижевск шәһәренә барып кайтты һәм Ижевск дәүләт медицина академиясенең ел саен була торган Укуны тәмамлаучы көнендә катнашты.

Казанда 27 ноябрьдә «Хәзерге заман күп профильле медицина оешмасында ашыгыч ярдәм. Мәсьәләләр, бурычлар, үсеш киләчәкләре» дигән ашыгыч ярдәмнең оештыру һәм клиника бүлекләре буенча фәнни-гамәли конференция булды.


25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Тәтеш районында, Нармонка саласында, янгын булды (йорт янды). Янгынны бетергәч, өч һәлак булган бала гәүдәсен таптылар. Янгын урынына Тәтеш РҮХнең ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International